Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кияве шигырь яза

Син миңа кирәк, бик кирәк... Әгәр югалтсам сине кинәттән, Яраткан хәлем- шушы сүрәттән? Нишләргә кирәк,түзәрме йөрәк- Димәк, син миңа, шулкадәр кирәк! Әгәр чынлап та, төшем өн булса, Китәмен диеп килеп сыенсаң? Җаным аңламас, аңламас сине, Югалтыр мәңге, олы сөюне. Кабатланмастыр, юк кабатланмас, Ә йөрәк инде, башкага бармас. Калырмын бары, калырмын...

Син миңа кирәк, бик кирәк...

Әгәр югалтсам сине кинәттән,

Яраткан хәлем- шушы сүрәттән?

Нишләргә кирәк,түзәрме йөрәк-

Димәк, син миңа, шулкадәр кирәк!

Әгәр чынлап та, төшем өн булса,

Китәмен диеп килеп сыенсаң?

Җаным аңламас, аңламас сине,

Югалтыр мәңге, олы сөюне.

Кабатланмастыр, юк кабатланмас,

Ә йөрәк инде, башкага бармас.

Калырмын бары, калырмын синдә,

Һич кабатланмас олы сөюдә.

Янармын утта, агармын суда,

Табармын дәва, йөрәк ярсуга.

Икебез дә без сөю утыннан-

Күкләрдән күптән никах укылган.

Әгәр аз гына югалтсам сине,

Шулкадәр менә, сагынам инде.

Син бәхетемдер- Ходайдан бүләк ,

Син миңа җаным, кирәк , бик кирәк!

Вазыйх Фатыйхов,

Балык Бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев