Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә күрсәткече плюстә! (фотолар белән)

Районның барлык хуҗалыклары да зачет исәбеннән саткан сөт күләмен сизелерлек арттырдылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив сводкасыннан күренгәнчә, "Шахтер", "Күшәр", "Тукай", "Таң" хуҗалыклары нык тырыша. Бу хуҗалыкларда узган елгыдан 3-5 килограмм сөтне артык савалар. Бәхәссез, моңа заманча технологияләр кулланып кына түгел, савымчылар тырышлыгы аша да ирешелә.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 11 октябрьгә бер баш сыердан, дүртенче - бу көнне сауган тулай сөт, өченче, бишенче - алдагы елдан артык яким ким (килограммнарда)

Шахтер 24,39 +3,97 23564 +5664

Күшәр 22,60 +3,34 19213 +3296

Тукай 22,43 +5,13 23323 +6778

Таң 22,02 +3,87 23102 +3946

Күңгәр 19,61 +2,12 8425 +1513

Ленин 19,47 +1,81 20407 +1865

Мәңгәр 18,52 -0,81 13607 +2677

Дусым 17,17 +2,49 9980 +979

Уңыш 13,57 +2,37 8190 +790

КФХ Галимҗ 11,67 -

Саттаров Т. 13,00 -

Район буенча 20,49 +3,00 149811 +27508

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, сөт савуның тәүлеклек күрсәткече буенча районыбыз дүртенче күрсәткечкә ия. Алдарак баручы районнар шәхси хуҗалыклар өлешен дә кушып саталар. Аңлашыладыр, безнеке дә аларныкыннан әллә ни ким түгел. Шунысы кызык, ай башына карата бары Әтнә күрсәткече генә плюстә! Бер баш сыердан иң күп сөтне дә бездә савалар.

Авторның өстәге фотосында "Шахтер" ның алдынгы савымчылары - Татарстанның атказанган терлекчесе Гөлнар Хисамиева (сулдан беренче), Людмила Әхмәдиева (уңнан беренче) һәм яңа эшли башлаган мал табибы Наилә Латыйпова (уртада).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев