Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә күрсәткечләре күркәм

Әтнә районында 29 июль көнне бер баш сыердан тәүлегенә уртача 19,3 килограмм сөт савып алдылар. Аннан соң баручы Сабада - 18,8 килограмм, Балтачта һәм Мамадышта 18әр килограмм тәшкил итте. Шунысы да игътибарга лаек: районда тулай савым күләме дә Татарстан буенча иң зурлардан санала. Балтач, Кукмара, Арча, Актаныш, Мамадыш, Әтнә, Саба...

Әтнә районында 29 июль көнне бер баш сыердан тәүлегенә уртача 19,3 килограмм сөт савып алдылар.

Аннан соң баручы Сабада - 18,8 килограмм, Балтачта һәм Мамадышта 18әр килограмм тәшкил итте. Шунысы да игътибарга лаек: районда тулай савым күләме дә Татарстан буенча иң зурлардан санала. Балтач, Кукмара, Арча, Актаныш, Мамадыш, Әтнә, Саба районнарында көнлек тулай савым 180-129,5 тонна тәшкил итә. Татарстанның тагын 4 районында гына 100 тоннадан артык сөт савалар.

Әтнә районының тагын бер күрсәткече ерактан балкып тора - биредә 1 гектар авыл хуҗалыгы җиренә 2,42 килограмм сөт савылды. Азмы-күпме Балтач күрсәткече генә якын моңа, аларда - 2,33 килограмм. Ә республика буенча - 0,88 килограмм гына. Бу көнне Татарстандагы уртача тәүлеклек савым да 14,8 килограмм гына булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев