Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә күрсәткечләре зур

Әтнәдә 9 августка 151,5 тонна сөт савып алдылар, узган елгыдан 24 тоннага артык бу.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларында шундый саннар бирелгән. Дөрес, җитештергән сөтебез ай башына карата да, алдагы көннекеннән дә кимрәк. Шулай да бер баш сыердан уртача савым буенча безнең районга җитүче юк. Ул 21,3 килограмм тәшкил итә. Саба сыерлары исә, безнекеләрдән тәүлеклек 1 килограммлап сөтне кимрәк биреп, Татарстанда икенче урында баралар. Республика буенча тәүлеклек уртача савым - 15,1 килограмм. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештергән сөт күләме дә бик мөһим күрсәткеч. Әтнә - монда да беренче: Татарстан буенча 0,89 килограмм булса, бездә - 2,83 килограмм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев