Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Күшәре зурая

Тормыш ни кадәр матур булса да аның караңгы, авыр якларын гына күреп яшәргә ияләшеп барган чорга иттек кебек. Һаман да заман авырлыгына зарланабыз. Сүз дә юк, тормыш җиңел генә бирелми. Тормышта үз урыныңны булдырып, лаеклы рәвештә яшәү өчен гаять зур тырышлык сорала. Ләкин яшим, булдырам дигән кеше беркайчанда авырлыклар алдында...

Тормыш ни кадәр матур булса да аның караңгы, авыр якларын гына күреп яшәргә ияләшеп барган чорга иттек кебек. Һаман да заман авырлыгына зарланабыз. Сүз дә юк, тормыш җиңел генә бирелми. Тормышта үз урыныңны булдырып, лаеклы рәвештә яшәү өчен гаять зур тырышлык сорала. Ләкин яшим, булдырам дигән кеше беркайчанда авырлыклар алдында югалып калмый. Тормышның авырлыгын җиңеллек белән күтәреп, булганына шөкер итеп яши белүчеләр генә һәрчак югарлыкта кала. Авылда бер таңнан караңгы төнгә кадәр маңгай тирен сөртеп, бил бөккән кеше алдында авырлыклар турында сөйләп тору бераз урынсыз да шикелле. Чөнки авылдагы тормышның аермасы шәһәрнеке белән чагыштырганда җир белән күк арасы кебек. Һәм инде бу язмада шәһәр, авыл тормышын чагыштырып утырсам дөрес булмас иде, минемчә. Ләкин шулай да соңгы елларда авыл тормышындагы уңай үзгәрешләрне күреп, танымау мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгын үстерү дә нәтиҗәле эш алып барылуы, республикабызның иң ерак авылларында ФАПлар, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, юллар салынып торуы дәүләтебезнең авыл язмышына битараф булмавына ачык дәлил. Санап үтелгән бу эшләр барысы да зур матди чыгымннар сорый һәм илебез өчен икътисадый яктан бик үк җиңел булмаган чорда тормышка ашырыла баруы зур игътибарга лаек. Авыл җанлы авыл баласы булганга күрә районыбыз тормышында, туган авылымдагы бер-бер артлы уңай үзгәрешләрне күреп сөенеп бетә алмыйм. Чөнки авылыбыздагы булган уңай үзгәрешләр турында 4-5 ел элек хыяллана гына ала идек бит. Аллага шөкер, белем алыр өчен бөтен таләпләргә дә җавап бирүче мәктәп, өр-яңа балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП бар. Һәм инде шөкер, олы юлдан барлык мөһим саналган социаль объектларга илтүче асфальт юллы да булдык. Мамадышның юл төзү оешмасы бригадасы кыска вакыт эчендә авылдашларны шаккатырп сыйфатлы итеп асфальтны җәеп тә куйдылар. Юл салу савыплы эш диләр. Шуңа да бүгенге көндә авылдашлар тарафыннан укылган рәхмәт сүзләре өчен юл төзүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын да бирер диеп ышанам. Бүгенге көндә асфальт юл авылыбызның үзәк Татарстан урамы аша гына узса да, борчылырга сәбәп юк. Чөнки хәзер авылның бер почмагыннан теләсә кайсы почмагына бернинди авырлыкларсыз барып җитәргә мөмкин. Үзара салымны җыеган чакта сагаеп кына акча биргәннәр бүген җитәкчеләребезгә, җирле үзидарә советы директорына таш түшәлгән юлдан рәхмәтләр укып үтәләр. Шунысын да әйтергә кирәк әле таш җәелеп бетмәгән урамнарга да бик тә якын арада таш җәелеп бетәчәк, Алла боерса! Шулай итеп, хәзер итекләр киеп, пычрак ерып йөрүләр артта калды. Моның өчен без дәүләт тарафыннан кабул ителгән һәр программада катнашып, уңышларга ирешеп килгән, үз эшенә намуслы карап фидәкар рәвештә хезмәт итүче Гарипова Гөлназ Хафиз кызына чиксез рәхмәтлебез! Җирле үзидарә советы җитәкчелеге вазыйфасында әле чагыштырмача яңарак кына хезмәт итүенә карамастан аның авыл тормышы өчен куйган көчен әйтеп бетергесез. Шулай ук бу эшләрнең барышын үз контролендә тотып, ярдәм итеп торган Хайруллин Рүзәл Зөфәр улына, һәм әлбәттә инде, районыбыздагы шушындый зур эшләрнең очында торучы зирәк акыллы, олы хөрмәткә лаек районыбыз башлыгы - Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улына рәхмәтләребез чиксез. Аның хәер-фатыйхасы, ярдәме белән бу эшләргә эзеклек кертелмичә, тоткарлыкларсыз башкарылды. Габделәхәт Гыйлемхан улы ярдәменнән башка авылыбыздагы бер генә эшне дә башкарып чыгып булмас иде. Әлеге мәкалә аша авылдашларыбыз исеменнән барыгызга эшләгән эшләрегезнең уңай нәтиҗәсен күреп, саулык белән иминлектә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп яшәргә язсын иде дигән теләктә калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев