Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кубогы Чувашстанга китте (фотоларда)

Илсур Дәминов истәлегенә багышланган төбәкара волейбол турниры кубогына Чувашстан республикасыннан килгән ветеран волейболчылар лаек булды. Уеннар бик кискен барды. Марий Иле, Арча, Биектау районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән килгән волейболчылар бик матур уеннар күрсәттеләр. Волейбол карарга килгән җанатарлар аларга көч-күәт биреп тордылар. 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны ветераннар димәсең дә. Барысы да...

Илсур Дәминов истәлегенә багышланган төбәкара волейбол турниры кубогына Чувашстан республикасыннан килгән ветеран волейболчылар лаек булды.

Уеннар бик кискен барды. Марий Иле, Арча, Биектау районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән килгән волейболчылар бик матур уеннар күрсәттеләр. Волейбол карарга килгән җанатарлар аларга көч-күәт биреп тордылар. 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны ветераннар димәсең дә. Барысы да җитезләр. Иң өлкән ветеран уенчыга да 69 яшь иде. Шуңа да уенда катнашкан һәр команданы, волейболчыны җиңүчеләр дияргә хаклыбыз.

Илсур Дәминов истәлегенә багышланган волейбол турниры 4 ел рәттән үткәрелеп килә. Волейбол турнирының популярлыгы елдан ел киң колач ала.

Шулай итеп, беренче урында Чувашстан, икенчедә - Әтнә, өченче дә Киров өлкәсеннән килгән команда лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев