Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызлары сәер караңгылыкка дучар булган

шулай бер вакыт Сәер караңгылык Соңгы вакытта газета битләренә өрәк, җен, пәри турында бик күп язмалар яздылар. Юк вакытлар иде. Төнлә басуга салам, печәнгә бара идек. Ләкин җен, пәри үзе бездән курыктымы, очрамады. Шулай да үзебезнең сәер караңгылык эчендә калуыбыз турында язарга телим. Безнең яшь чак, безнең кебек яшьләрне төнге...

шулай бер вакыт

Сәер караңгылык

Соңгы вакытта газета битләренә өрәк, җен, пәри турында бик күп язмалар яздылар.

Юк вакытлар иде. Төнлә басуга салам, печәнгә бара идек. Ләкин җен, пәри үзе бездән курыктымы, очрамады. Шулай да үзебезнең сәер караңгылык эчендә калуыбыз турында язарга телим. Безнең яшь чак, безнең кебек яшьләрне төнге сменага чәчүгә чыгаралар иде. Кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр чәчәбез.

Мәрҗән авылыннан Борис Төхфәтуллин - тракторчы, Габделәхәт Зиннәтуллин плугарь иде. Мәңгәр тау башында эшлибез. Тау башы булгангамы, җил бик көчле, бөтен җиребез кап-кара тузан, битләребез, иреннәребез ябык, күзне дә ачып булмый. Җир башына чыгарып куйган 60-70 килограммлы капчыкларны көч-хәл белән иң башына куеп алып менеп салабыз. Үзебез бер метрдан аз гына зуррак кызлар.

Төнге эш авыр инде ул. Үзебез бик арыйбыз, таң алдыфннан килгән йокыны әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел. Берзаман Борис:

  • Кызлар, чыккан симәнә дә, заправка да, җир дә бетте. Хәзер кайтабыз, таң шәүләсе төшеп килә, сәгать икенче ярты булды. Мин сезне кайтара алмыйм инде, таудан төшкәч - болдын, аннан кая барасын үзегез беләсез, - дип көлемсерәде.

Шулай диде дә, чәчкечне тау башында калдырып кайтып китте. Без өч кыз да - Зөлфирә, Галия һәм мин кайтырга чыктык. Тау башына килеп җитүгә, бөтен дөнья кап-караңгы булды. Болыт дисәң, яшен яшьнәми, күк күкрәми. Битләребезгә чебен-черки кебек ниләрдер килеп сырылды. Әйләнәбез-тулганабыз, һич кенә дә болынга төшәр хәл юк. Йөри торгач, Зөлфирәнең аягы бер чокырга төште. Без дә шуның янына килеп утырдык. Әниләрдән өйрәнгән догаларны укый башладык...

Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев