Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызлары солдат шулпасы эчә

Ходай Тәгалә дөньяга ике төрле затны яраткан вакытта икесенә ике төрле вазыйфа йөкләгән. Ир -атка Ватан, ил тынычлыгын сакларга язган булса, хатын-кызга гаилә иминлеген сакларга кушкан. Татарстан военкоматының җыелу пункытына килеп җитеп, андагы йөзәрләгәнсолдат егетләрне күргәч моның чынан дашулай икәненә тагын бер кат инанасың. Менә бер рәттә аркаларына рюкзакаскан язгы...

Ходай Тәгалә дөньяга ике төрле затны яраткан вакытта икесенә ике төрле вазыйфа йөкләгән. Ир -атка Ватан, ил тынычлыгын сакларга язган булса, хатын-кызга гаилә иминлеген сакларга кушкан. Татарстан военкоматының җыелу пункытына килеп җитеп, андагы йөзәрләгәнсолдат егетләрне күргәч моның чынан дашулай икәненә тагын бер кат инанасың. Менә бер рәттә аркаларына рюкзакаскан язгы чакырылыш егетләре, ә зур ишек алдының уртасында формадан киенгән солдатлар тезелгән. Ә капка артында улларын күрергә дип килгән әти-әниләр. Бу үзәкөзгечмизгелләрне күргәч үткәннәр искә төшеп күңелне тагын бер кат тетрәтте. Әкият курчак театрыянында урнашкан военкоматтан абыйны, энекәшне, туганнарны, классташларны армиягә озаткан вакытлар искә төште. Якын кешеңбелән саубуллашу мизгелләре, военкоматка багышлап җырлаган җырлар, кысан урамнар, машина куярга урын эзләп интегүләр, военкомат каршында бишәр сәгать басып торулар...

Шундый уйлар Крутовскаяурамына борылубелән гүяэреп юкка чыкты. Зур киң стоянка, очрашуга килүчеләр, көтеп торучылар өчен эскәмияләр, бар җирдә яшеллек, гүя шәһәрнең шау-шуы да каядыр юкка чыккан. Болар барсыда Татвоенкоматның яңа җирдә танымаслык булып үзгәрүен искәртә иде. Тимер капкалардан эчкә кергәндә безне тезелеп киткән танклар каршылады. Зур итеп ачылган күзләр ябылырга да өлгермәде, безне иркен залга алып керделәр. Бар җирдә тәртип. Гүя без ниндидер берәр театрның залына кергәнбез. Стенага фотографияләрдән эшләнгән стендлар эленгән, бер почмакта солат өчен кирәк-яраклар сатыла. Берәүләр биштәрен эзерли, икенчеләргә мондагы кагыйдәләрне аңлаталар. Акырып сөйләшкән, катыбасып йөргән кешенедә күрмәссең. Һәркем үз эшендә.

Безне, Әтнә районыннан килгән бер төркем артистларнызурлап каршы алдылар, әзерләнергә дип бүлмәләргә урнаштырдылар. Кунакныкаршыалгачөстәл янына чакырукебек матур гадәт мондада бар икән. Менә бездә, бик күп әсәрләрдә язылган солдат шулпасын авыз итәчәкбез. Кызыксынып ачылган авызларныябарга да өлгермәдек, безне тезелеп киткән кул югычлар, стенага беркетелгән кул киптергечләр һәм өч рәт булып тезелгән өстәлләр каршы алды. Алтышар кеше сыешлы өстәлләрнең һәрберсендә ясалма букетлар бар иде. Менә подносларыбызны тотып бездә чиратка бастык. Бер төрле каушау, курку, гүябезнедә солдатка алганнар. Токмачлыаш, карабодай боткасы, компот, кәбестә салаты.. Эх, әни пешергән итле шулпа түгел шул инде бу. Ә шулайда тәмле...

"Солдат шулпасын эчү" - дигән гыйбәрә солдат тормышының башында торган беренче юксыну мизгелләре шул ул. Ашханәдән соң без солдат тормышыбелән кызыксынуыбызныдәвам иттек. Һәр нәрсә тәртип белән эшләнелгән, һәр нәрсә уйланылган монда. Бүлмәләрдә видео камералар, намаз укырга теләүчеләргә, башка дин тотучыларга аерым бүлмәләр каралган. Көненә йөзәрләгән егет килеп, йөзәрләгән егет билгеләнгән урынга-хезмәт итү җиренә юнәлә икән монда. Һәрберсенә телефон, кием һәм юлга паек бирелә. Солдат тормышыда шушы бинадан башлана икән. Россия буенча беренчелекне алып килгән Татвоенкомат, әнә шулай ,безне бары тик яхшы яктан гына шаккаттыруын дәвам итте. Зал тулы әле тормышның ачысын да татырга өлгермәгән егетләр, кемнәрнеңдер газиз балалары, илебезнең яклаучылары, саклаучылары. Иң беренчеләрдән аларга шушы зур юлга чыгар алдыннан үзенең теләкләрен Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Нурыяздан улы Сибагатов җиткерде.Әтнә районы ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәт улы Зиннәтов тормыш мизгелләрен искә төшерде. Үзе кебек 50 елдан соңда армия хезмәтен сагынып искә алуларын теләде.Һәр чыгышыбыз, илебез егетләренең исән-сау әйләнеп кайтуын, намус белән хезмәт итүләрен, ир-егетнең илне саклавы Ходай Тәгаләдән бирелгән зур сынавы икәнен искәртү иде. Концерт барышында чын күңелдән тыңлап утырган булачак илебез сакчыларына карап бер сөенсәк, безнең егетләр өчен җанын да кызганмаган Әтнә һәм Арча коммиссариаты Алмаз Борхановның рәхмәтләрен ишетү үзе бер шатлык булды. Әйе, сөйләгән һәрбер юл, җырлаган һәрбер көй илебез сакчылары өчен иде. Чыгышыбыз ике телдә булуы-безнең берәүне дә аермыйча, һәр милләт кешесен үз итүебезне исбатлады. Җырларыбыз туган якларга алып кайтып күрештерсә, биюләребез күңелдә яшәү көчен уятты. Аларны, шушы иң авыр минутларында азга гына булсада ял иттергән, туган як моңнарын ишеттергән, сәнгат сөюче Әтнә талантларын солдат егетләре чын күңелдән алкышлады. Бу очрашуда катнашкан һәркем канатланып кайтты дисәң кыдә ялгышмамдыр, мөгаен. Солдат хезмәтеннән курыкмаган егетләрне күрү,үткәннәрне искә төшерү һәм сезгә, хөрмәтле укучыларга, бу вакыйгаларны җиткерү минем максатым иде. Бу очрашудан кызларыбыз нигә безне дә армиягә мәҗбүри алмыйлар икән дип тә канатланып кайттылар әле. Тормышкачыгусолдат тормышының бер төре, ә хатын -кызның төп бурычы гомере буе гаиләне саклау икәнлеген әйтергә туры килде.Тик кияүдә булган дигән сүз түгел, ә "Солдатта булган диләр" - дигән гыйбәрә, халыкта зур бер дәрәҗә белән әйтелә, шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев