Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызлары туп чөйделәр

Укучылар арасында узучы спартакиадага әзерлек уңаеннан, спорт мәктәбе 1998-1999 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярыш оештырды.

Шунысы куанычлы, безнең кызларыбыз да туп чөяргә яраталар. Бәйгедә барысы 11 команда катнашты. Кискен көрәштә I урынны Яңа Шашы мәктәбе командасы яулады. Түбән Көек мәктәбе кызлары да соңгы елларны матур уеннар белән сокландыралар, биредә II урын алдылар. Ә III урынга берьюлы ике команда лаек дип табылды, әлеге призлы урынны техникум һәм Олы Мәңгәр мәктәбе кызлары бүлештеләр. Бәйге уздыру артыннан спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин чапты: яхшы оештырды, бүләкләр һәм медальләр дә бар иде. Призлы урынга лаек булган һәр волейболчыга махсус диплом да бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев