Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызларының күрке озын чәч

Әтнә кызларының күрке озын чәч Һәр хатын-кыз чәчләренең куе, матур булуын теләп хыяллана. Аннары урамда озын толымлы, матур чәчле хатын-кызларны күргәч, сокланып карап куябыз. Чәчләрен ничек тәрбияли, нәрсәләр белән юа икән дип баш ватабыз. Күбебезгә таныш булган элеккеге Әтнә халык театры артисткасы, укытучы, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Илсөя Габидуллина...

Әтнә кызларының күрке озын чәч Һәр хатын-кыз чәчләренең куе, матур булуын теләп хыяллана. Аннары урамда озын толымлы, матур чәчле хатын-кызларны күргәч, сокланып карап куябыз. Чәчләрен ничек тәрбияли, нәрсәләр белән юа икән дип баш ватабыз. Күбебезгә таныш булган элеккеге Әтнә халык театры артисткасы, укытучы, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Илсөя Габидуллина үзенең киңәшләре белән уртаклашты. - Чәчемне бер тапкыр да кискәнем юк. Хәер, беренче сыйныфта укыган вакытта булган вакыйганы искә төшереп узасым килә. Ул вакытта мәктәпкә чәчемне кисеп, күп түгел инде аз гына алгы өлеше. Шул вакытта сыйныф җитәкчем Рузалия апа такта каршына чыгарып, орышкан иде. Чәчемне тәрбияләгәнем дә юк. Бары тик шампунь белән генә юам. Бернинди бальзам, маска ише әйберләр сөрткәнем юк. Аллага шөкер, коелмый да. Чәчем озын булгач, аны атнага бер-ике тапкыр гына юам. Аннары чәчне еш юарга ярамый дип тә ишеткәнем бар. Шампунь, бальзамнар да химия күп бит инде хәзер. Чәчемне аның белән "агуларга" тырышмыйм. Чәчем белән булган берничә истәлекле хатирәләрне дә искә төшереп узасым килә. Тормыш иптәшем Таһир армия киткән вакытта аңа фотомны биреп җибәргән идем (1978 елда төшкән фото). "Егетләр чын татар кызы бу дип, озын толымыңа соклана иделәр", - диде ул вакытта Таһир. Редакциядән. Шулай да әибләребез кулланган сары су, кычыикан, ромашка үләннәре белән юу да зыян итмәстер. Матур булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев