Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы адашкан...

Фикерләрем чуалган чак - Аңларга тырышмагыз. Өченчекөнге буранда Адаштым... Булышмагыз... Фикерләрем чуалган чак - Исәр дип әрләмәгез. Кысалардан чыгып китсәм - Кыйнагыз. Жәлләмәгез. Фикерләрем чуалган чак- Атлыйм да, атламыйм да. Гөнаһ җыйган үз җанымны Аклыйм да, акламыйм да. Фикерләрем чуалган чак- Табигатькә дәгъвам юк. Гаярьлеген көчкә тыйган Йөрәгем бар. Гәүдәм...

Фикерләрем чуалган чак

- Аңларга тырышмагыз.

Өченчекөнге буранда

Адаштым... Булышмагыз...

Фикерләрем чуалган чак

- Исәр дип әрләмәгез.

Кысалардан чыгып китсәм -

Кыйнагыз. Жәлләмәгез.

Фикерләрем чуалган чак-

Атлыйм да, атламыйм да.

Гөнаһ җыйган үз җанымны

Аклыйм да, акламыйм да.

Фикерләрем чуалган чак-

Табигатькә дәгъвам юк.

Гаярьлеген көчкә тыйган

Йөрәгем бар. Гәүдәм юк.

Мин - фәрештә валчыгы дип,

Күк катына вәгъдәм юк...

Фикерләрем чуалган чак

- Аңларга тырышмагыз...

08.11.2016. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев