Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы – "Алтын каләм"дә

Алтын Каләм - хыялларны чынга ашыра... Быелны да " Алтын Каләм" фестивале "Волга" яшьләр үзәгендә үтте. Пароходтагы хыяллар чынга ашмады... Шулай булуына карамастан, миңа бу фестиваль бик ошады. Быелны барсы да үзгә, фестивальнең көннәре дә күбәйгән. Журнналистикага тагын да якынаерга, менә дигән сәбәп бу. Фестивальнең көннәре якыная, ә исемлек әле...

Алтын Каләм - хыялларны чынга ашыра...

Быелны да " Алтын Каләм" фестивале "Волга" яшьләр үзәгендә үтте. Пароходтагы хыяллар чынга ашмады...

Шулай булуына карамастан, миңа бу фестиваль бик ошады. Быелны барсы да үзгә, фестивальнең көннәре дә күбәйгән. Журнналистикага тагын да якынаерга, менә дигән сәбәп бу. Фестивальнең көннәре якыная, ә исемлек әле дә юк иде дип борчылып әллә нишләп беттем! Шунда, капка төбендә утырганда, бер таныш булмаган номер шалтыратмасынмы? Сикерә-сикерә өйгә чаптым...

Фестивалебез 23нче июньнән старт алды. Гадәттәгечә, ачылыш тантанасында күккә шарлар очырдык. Мин фестивальгә быел икенче тапкыр катнашучы булып барам. Каләмдә йокламыйлар дигән идем, ә мин быел максатымны стаж алырга һәм яңа дуслар табырга дип куйдым.

Беренче көннән(23.06) үк безне мастер-классларга чаптырып йөртә башладылар. Тегеңә кер, монсына, үлерсен анда. Ләкин шулай чабып йөрүләре үзе бер кызык бит ул. Мин "каләм"дә! Мин "каләм"дә чабып йөрим. Моны теләмәгән идеңме син? Әлбәттә! "Каләм"гә Рәзилә чабырга дип килә дә инде ул! Быелны үзем генә дә түгел, бер мәктәптә укыган дустым Алия белән мин. Районнан бер иптәш булгач, әйбәт бит инде. Беренче көндәге мастер-классларның күбесе онытылып та бетте инде.бер мастер-классны Евгения Овчаренко шундый кызык, уйландыргыч фикерләр әйтте. Шуларның берничәсе: "Бераз юләр була бел!", "Юк - ул җавап түгел", "Бөтен дөнья - кечкенә генә авыл ул. Алар җепләрдән торалар, җеп өзелдеме, бетте баш!".

Икенче көнне(24.06) безне КФУның музеена һәм Казандагы иң зур стадионнарның берсе "Казан Арена"га алып бардылар. Музейдагы экспанатларны күрсәге-е-е-ез, бер гасыр артка киткән буласыз. Шулай булды да инде ул, XIXгасырда булуы, Толстойның өстәле артында утыруы, үзе бер тарих. Ә "Казан Арена"да безгә журналистларның "база"ларын күрсәттеләр. Бөтендөнья су ярышларычемпионаты вакытында журналистлар кайда эшлиячәк, кайда бар мәгълүматне туплыячакларын сөйләделәр. Бик тә стадионга керәсе килгән иде дә, ни кызганыч, анда төзелеш бару сәбәпле, безне кертмәделәр.

"Волга"га кайткач, "Ватаным Татарстан" гәҗитенең баш мөхәррире Сәфәров Миңназыйм белән очрашу булды. Без очрашуны сорау-җавап форматында үткәрдек. Миңназыйм абый бар биргән соралар җавап бирде. Мастер-класслар тәмамланач, без мәкаләләребезне тапшыра башладык. Гәҗитләребезнең исемләре "Пәрәвез" һәм "Кәттә Кәлтә" булдылар. Ә мин үрмәкүч булам инде.

Өченче көнне(25.06) "Беренче канал"ның мәгълүмати программалар дирекциясе махсус корреспонденты Тимур Сираҗиев белән очрашу булды. Ул безгә журналистның уңай һәм тискәре якларын санап китте, шуңа да карамастан,журналистика ул әйбәт профессия һәм аның белән эшләргә кирәк диеп күндерде. Ә белеме буенча Тимур абый журналист түгел икән. Аңа кадәр ТНВ телерадиокомпаниясенең "Яшьләр online" тапшыруын алып баручы - Данил Сафәров белән очрашу узды. Ул да безгә бар төр журналистиканы аңлатты. Яхшы журналистка бар төр журналисикасы ярый. Аның берничәсе белән эшли беләсең икәнинде, син җиңүсез!

Дүртенче көнне(26.06) мин аеруча яраттым, чөнки безгә Дәүләт совытының председателе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Аның белән аралашуга сәгать кенә бирелсә дә, без бу сәгатьне бушка уздырмадык. Төрле сораулар бирдек. Фәрит абыйның графигы тыгыз булу сәбәпле, безнең сорауларга ул җавап бирергә өлгермәде, китеп барды."Китәм мин хәзер" дигән вакытта гына дустым Лилия Фәрит абыйны фотога төшерегә күндерде, икесе генә төшмәкчеләр иде... Мин килдем дә бастым! Хәзер минем дә Фәрит абый белән төшкән фотом бар!

Әле шуның белән генәкызыклы мизгелләр бетмәде. Безнең өчен оргкомитет махсус "пеналы вечеринка" оештырды! Ул каләмчеләрнең шул көбектәаунаганнарың күрсәге-ез, анда мин дә бар идем, рәхәтләндек кенә. Көне буе шунда ятыр идек тә, тагы мастер-класслар башланды. "Intertat.ru" электрон газетасы баш мөхәррире Илназ абый Фазуллин белән очрашу булды. Ул гәҗит белән бергә спорт яңалыкларын тыш һәм район газеталарының кушымталарын да алып бара икән.

Бишенче көнне(27.06) без Горький исемендәге паркта булдык. Ни өченме? Гади генә экскурсия түгел,ә бәйрәмдә. Яшьләр көненә багышланган чарада катнашып кайттык, бәйрәм иттек. Монда Әтнәдә сез генә бәйрәм итмәдегез ул. Кулларыбызга шарлар тоттырдылар, күтәренке кәеф бирделәр һәм туңдырма... ә-ә-ә юк, туңдырманы үзем алдым, аннан соң Линар абый (куратор)дан эләкте инде...

Парклардан кайткач, мастер-класслар беткәч, безнең төркемгә җырчы Илназ Сафиуллин килде! Ах, бу сәләтле абыйдан эреп төшә идем инде мин. Безнең сорауларның барсына да җавап биреп бетерде ул. Җитмәсә гитарада да уйнап, җыр башкарды, втографлар да бирде. Мин дә хәзер бер йолдызның автографы да бар, әйе-әйе...

Алтынчы көн(28.06) безнең ял көне. Без бу көнне редакция белән каршы алдык. Иртәнге өчтә таң каршы алырга мин Лилия Зөлфәт һәм Диләрә чыгып китек(алар безнең татар редакциясеннән).Бераз шулай утырган идек тә, оргкомитеттын Даша чыкты да безне йокларга кертеп җибәрде...иртәнге сигездә торасы гына килми бит... әйдә ярый әле бүген рәхәтләнеп ял итсәң дә була инде, мәкаләләр тапшырасы юк, мастер-класста шыпырт кына йокларга да була. Әйе, безнең дүртенче яртыда яту белән ерак китеп булмас, Лилия белән берничә мастер-классны калдырырга туры килде инде, йокы килә бит! Йокы туйдырып бераз түшәктә аунадык. Шуннан бераз җан керде инде... Карасам, бүлмәдә Лилия белән генә икәү ятабыз. Берәр мастер-класска соңга калганбыз дип торам, юк икән минсез фотога төшеп йөриләр икә-ән. "Яшел"ләрне эзләп таптым да,шушы компаниягә кушылдым инде.

Соңгы көн(29.06) килеп тә җитте. Бу атна бик тиз үтте минем өчен. Әле генә автобуста хыялланып бара идем, ә монда бүләкләү дә килеп җите. 11ләрдә без "Волга"дан Дуслык йортыначыгып киттек. Безнең бүләкләү шунда узды. Анда да 1 сәгать көтәргә кирәк булды. Менә шушы минутлар да килеп җиттеләр барысы да дулкынлана... кайберләребезнең урындыкларга исемнәре язылган иде. Әллә ничек сәер бит инде ул, үз исемең язылган урындыкта утыру...

Менә бүләкләү тантанасы да килеп җитте. Башта төрле номинацяләрдә җиңүчеләрне котладылар. Тегендә Рәзилә Газизова димәсенме? Күзем шакмак булды. Мин сәхнәгә күтәрелдем. Мине дә, калганнарны бүләкләделәр дә, үз урыннарыбызга утырттылар. Һәр төр бүләкләү чарасы алдыннан җырчылар, биючеләр күңелебезне күтәреп тордылар. Кыскасы, исемнәре язылган кешеләрне барысын да котлап чыктылар. Гран-при алучылардан татар матбугатыннан - Илсинә Тимерова, рус матбугатыннан - Данил Зайнуллин алды. Котлыйбыз аларны!

P.S. Мин "Алтын Каләм"нең XX фестивалендә булдым. Стаж алдым, дуслар таптым һәм бары күтәнке генә кәеф. Минемчә, максатыма ирештем бугай инде.Элек журналистиканың нәрсә икәнен белмәсәм дә, хәзер язасым гына килеп тора. Тагы бер кызыклы мәгълүмат! ОФИЦИАЛЬНО! Безгә дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирекович килеп, Татарстанда 2016 елда инглиз теленнән БДИ булмаячак, дип, әйтте. Ышанып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев