Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы "Алтын каләм"дә

Казанда "Алтын каләм" XIX республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале булып узды. Гран-при яулап, журналистика бүлегенең бюджет урынында уку өчен, 122 мәктәп укучысы көрәште.

Яшь каләмчеләр газеталар чыгарырга да, телевизион сюжетлар, фоторепортажлар төшерергә дә өлгерде, радио алып баручылары буларак та үзләрен сынады. Татар һәм рус матбугатына икешәр редакция оештырылган иде: "Оекбаш", "#Әстәгъфирулла"; "СвоиМИ глазами", «Team's team". Телетапшырулар "AK.COM" дип аталса, бары тик кызлардан гына тора торган төркем катнашучыларны "Сәлам, Каләм!" исемле радио аша сәламләделәр. Каләмчеләр Зөя шәһәренә, IT-парк һәм Журналистлар берлеге музеена да сәяхәт кылды. Аннан кала, катнашучылар танылган шәхесләрнең мастер-классларында һәм лекцияләрендә дә булды.

Бу хакта безгә "Алтын каләм" фестивалендә булып кайткан, әлеге вакытта Болгарда ял итүче хәбәрчебез, Күңгәр урта мәктәбе укучысы Рәзилә Газизова сөйләде. Тулырак итеп лагерьдан кайткач язарга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев