Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы бала чагын искә ала

Кайтаваз Бала чагыма кайттым "Әтнә таңы" газетасында басылган Фәридә Филатованың " Исемнәре Людмила" дигән язмасын укыганнан соң, кулыма каләм алырга уйладым. Шундый дулкынланып укыдым һәм 12 яшьлек кыз бала чагыма кайттым. 1966 ел. Аягым авыртып беренче мәртәбә хастаханәдә ятырга туры килде. Һәм менә 50 ел гомер узып та киткән. Бу...

Кайтаваз

Бала чагыма кайттым

"Әтнә таңы" газетасында басылган Фәридә Филатованың " Исемнәре Людмила" дигән язмасын укыганнан соң, кулыма каләм алырга уйладым. Шундый дулкынланып укыдым һәм 12 яшьлек кыз бала чагыма кайттым. 1966 ел. Аягым авыртып беренче мәртәбә хастаханәдә ятырга туры килде. Һәм менә 50 ел гомер узып та киткән. Бу вакыт Люся белән бәйле. Палатага ак халат кигән, аягында үкчәле туфли, чәче озын- "конский хвост" итеп күтәртелеп куелган, зифа буйлы яшь кенә кыз килеп керде. Аны күрү белән, мин - яшь кыз бала аның кебек шәфкать туташы буласым килде. Ләкин күп еллар хастаханәдә ятуым үзенекен итте- каннан курыктым, укол кадаганда күзләремне куркып йома идем һәм мин хыялымдагы Люся була алмадым. Ул минем гомерлек хыялым - идеалым булып калды.

Хастаханәгә килгәч, аны гел күрергә тырышам, аны күреп сөйләшә алсам, җаныма тынычлык, рәхәт табам. Фәридә, ул син язганча бик кешелекле, искиткеч сабыр, мөләем. Бу һөнәрнең чын иясе дип әйтәсем килә. Люсяга озын , сәамәт гомер, тыныч картлык теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев