Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы - бәйге җиңүчесе

Гөлчәчәк - бәйге җиңүчесе Без яшәгән җирләрнең күпгасырлык тарихында төрле битләр булган - килешүләр дә, сугышлар да. Бергәләп уртак дошманга каршы тору да читләп үтмәгән. Әмма безнең халыклар үз тамырларын беркайчан да онытмаган, һәрчак тарихка тугры булып калган, кулга кул тотынып янәшә дус һәм тату яшәгән. Безнең бурычыбыз - ата-...

Гөлчәчәк - бәйге җиңүчесе

Без яшәгән җирләрнең күпгасырлык тарихында төрле битләр булган - килешүләр дә, сугышлар да. Бергәләп уртак дошманга каршы тору да читләп үтмәгән. Әмма безнең халыклар үз тамырларын беркайчан да онытмаган, һәрчак тарихка тугры булып калган, кулга кул тотынып янәшә дус һәм тату яшәгән. Безнең бурычыбыз - ата- бабаларыбыздан калган әнә шул тарихи һәм мәдәни байлыкны - мирасны өйрәнеп, киләчәк буында бөек ватаныбызга, тарихыбызга карата сакчыл караш тәрбияләү.

"Татарстанның мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрен торгызу фонды" коммерцияле булмаган оешмасы быел үзенең биш еллыгын бәйрәм итте. Әлеге бәйрәм кысаларында Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы укучылар арасында республикакүләм рәсем һәм сочинениеләр бәйгесе игълан иткән иде. Аларның төп шарты - әлеге иҗат эшләренең борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәренә багышланган булуы. Бәйгедә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары да теләп катнашты. Һәм менә сөнечле хәбәр - беренче курс студенткасы Гөлчәчәк Корбанова Свияжск шәһәр-утравына багышланган рәсем бәйгесендә " Свияжск утрау-шәһәренең мәдәни -табигый ландшафты" номинациясендә җиңүгә лаек булган. Озак та үтми Казан Кремлендә бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында, республиканың дәүләт киңәшчесе , " Татарстанның мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрен торгызу фонды" н оештыручы Минтимер Шәймиев һәм фән һәм мәгариф министры Энгель Фатахов кулыннан беренче дәрәҗә дипломны алу бәхетенә дә иреште Гөлчәчәк.

  • Әлеге җиңүемә иң беренче чиратта җитәкчем Алсу Шакировага бурычлымын. Мин үзем электән рәсем ясау белән артык мавыкмадым. Әмма Алсу апа бәйге турында әйткәч, үземне сынап карыйсым килде,- ди ул.

Гөлчәчәк үзе Әтнә кызы. Аңа - 16 яшь. Гаиләләрендә тагын 8 яшьлек энесе үсеп килә.

Киләчәктә рәсем сәнгате белән ешрак шөгыльләнү хыялы белән яна. Яшь кенә булса да, иҗат белән шөгыльләнүчеләр арасында шундый зур уңышка ирешүе белән тагын бер кат котлап, киләчәктә дә уңышлар телисе килә аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев