Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы – өч малайга бер генә!

Арабыздан беребез Әтнә кызы Гөлгенә - өч малайга бер генә! Әнә шулай дип куанып, күтәреп йөргәннәр иде аны Кече Әтнә авылында гомер кичерүче Мостафа абый белән Раузикамал апай. Җофар ВӘЛИЕВА, Олы Әтнә авылы Уллары Мансур белән киленнәре Җәүһәриянең төпчек кызлары булып туды Гөлгенә. Ләкин аның үсеп җитеп кияүгә чыкканын күрә...

Арабыздан беребез

Әтнә кызы Гөлгенә - өч малайга бер генә!

Әнә шулай дип куанып, күтәреп йөргәннәр иде аны Кече Әтнә авылында гомер кичерүче Мостафа абый белән Раузикамал апай.

Җофар ВӘЛИЕВА,

Олы Әтнә авылы

Уллары Мансур белән киленнәре Җәүһәриянең төпчек кызлары булып туды Гөлгенә. Ләкин аның үсеп җитеп кияүгә чыкканын күрә алмадылар, әҗәл чире тиеп гүр иясе булдылар. Гөлгенә дә нәкъ абыйлары шикелле әти-әниләре тәрбиясендә үсеп җитеп, Олы Әтнә урта мәктәбен, аннан соң Әтнәдәге һөнәр училищесын тәмамлап, повар - кулинария белгечлеге алып эшли башлады. Әтнә СПТУында укып йөргән Мәрҗән авылы егете Газинур белән танышып, берничә ел дуслашып йөргәннән соң, дуслыклары мәхәббәткә әйләнә. Газинур бу уку йортын тәмамлап, механизатор, комбайнер, шофер, эретеп ябыштыручы һөнәрләре буенча диплом алып чыга һәм "Шахтер" хуҗалыгында эшли башлый. Ул да әти-әнисенә төпчек бала, ике апасы тормышта булганлыктан Гадел абый белән Нәфисә апай Газинурны өйләндерү ягын карыйлар. Алар яучылар җибәреп йөрмиләр, Гөлгенәнең кулын сорарга үзләре Кече Әтнәгә барып, кызның кулын сорап, туй-никах көннәрен дә билгеләп кайталар. Ике яктан да хәер-фатиха белән, 1994 елның 19 августында зурлап туй мәҗлесе уздыралар.

Шулай итеп Гөлгенә Мәрҗән авылына килен булып төшә һәм уңган килен булып, кайнана-кайнатасына тырышып хезмәт итә. Мул тормышта абзар тулы терлек: сыер, сарык, бозау, тавык-чебеш барысын да карарга кирәк, кайнанасы белән дус-тату булып, барына да өлгерәләр. 1995 елда мәхәббәт җимешләре булып, беренче балалары - Алсу дөньяга аваз сала, 2001 елда кызлары янәшәсенә уллары Алмазны алып кайталар. Куанычлары тагын да арта, гаилә дә ишәя. Ул вакытта әле әтиләре Гадел абый комбайнда эшли, тракторга утыра. Ни кызганыч, әҗәл чире тиеп, Гадел абый да бу дөньядан иртә китә. Балалары мәктәпкә йөреп, тормыш беркөе генә барганда Нәфисә апай аяктан егылып урын өстенә менә. Больницада дәваланып та карый, ләкин аякка баса алмый, ул да якты дөньядан китеп бара.

Тормышлар никадәр рәхәт булса да, язмышлардан узмыш юк. Гөлгенәнең әтисе дә бик иртә гүр иясе була, әнисе бер ай эчендә тазарам дип, Казан больницасына киткән җиреннән үлем хәлендә кайта, ике көн дә тора алмый вафат була. Нихәл итәсең, без күрәсен кеше күрми. Газинур белән Гөлгенәнең кызлары Алсу мәктәпне тәмамлап, югары уку йортының соңгы курсында укый, уллары Алмаз Комыргуҗа мәктәбендә белем ала. Заманадан артта калып булмый, Гөлгенә Габдулла Тукай исемендәге Олы Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерия бүлеген тәмамлап диплом алып чыга. Комыргуҗа мәктәбендә декрет ялына чыга торган бер хатын урынына эшкә чакыралар аны һәм ул ризалаша. Хуҗалык мөдире булып, берүк вакытта ашханәдә дә эшли. Күп хәсрәтләр, югалтулар аркасында аның аяклары шешеп, йөри алмас дәрәҗәгә җитә. Больница юлында озак йөргәннән соң, мәктәптә җыештыручы булып эшли башлый.

Күргәннәре күп булса да, эчләре тулы мәрхәмәт аларның. Төп йортта яшәүче абыйлары Илгиз, туган апайлары Гөлнара белән аралашып, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Олы Әтнәдә яшәүче абыйлары Мортаза белән Луиза апайлары белән дә тату алар. Узган ел декабрь аенда Луиза белән Мортазаның кызлары Алиянең никахлары, туйлары булды. Барлык туганнар да кайтты. Күшәр авылында яшәүче әтиләре белән бертуган апайлары Фәгыйләне дә онытмыйлар. Газинурның бертуган апайларының да хәлләрен белешеп, барып-килеп туганлашып яшиләр. Газинур белән Гөлгенә үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашалар. Газинур гармунда да уйный, матур җырлый. Кызлары Алсу, уллары Алмаз да авылларында уздырыла торган бер генә чарадан да катнашмый калмыйлар. Исән генә булсыннар.

Мәрҗән авылында үрнәк гаилә булып яшиләр. Әти-әниләре төзегән йорт безгә гомер буена җитә дип, кул кушырып утырмыйлар. Йорт-җирне каралты-кураны гел яңартып торалар, тырышалар. Күз генә тимәсен. Еллар тыныч булсын, сугыш афәтләре генә булмасын, киләчәкләре дә бик матур булачак аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев