Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы Диләрә – дөнья чемпионатында тәрҗемәче

Әтнә кызы Диләрә- дөнья чемпионатында тәрҗемәче Су спорты төрләре буенча 16 нчы FINA Халыкара федерациясе чемпионаты быел Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәрендә узачак. 24 июльдә башланып, 9 нчы августка кадәр дәвам итәчәк Спортның су төрләренә кергән алты бәйгесе: йөзү, ачык һавада йөзү, суга сикерү һәм хай-дайвинг, синхрон йөзү һәм су полосы...

Әтнә кызы Диләрә- дөнья чемпионатында тәрҗемәче

Су спорты төрләре буенча 16 нчы FINA Халыкара федерациясе чемпионаты быел Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәрендә узачак. 24 июльдә башланып, 9 нчы августка кадәр дәвам итәчәк Спортның су төрләренә кергән алты бәйгесе: йөзү, ачык һавада йөзү, суга сикерү һәм хай-дайвинг, синхрон йөзү һәм су полосы төп өч аренада узачак. Моңа кадәр СССРда да, Россиядә дә узганы булмаган мондый зур бәйге өчен Универсиада өчен төзелгән уңайлы объектлар файдаланачак. Эшләү, спортчыларга хезмәт күрсәтү алымнары да шундый ук булып дип көтелә һәм оештыру эшләре күптән башланды да...

Максатыбыз әлеге чемпионатка хәзерлекне язу түгел, менә ул чемпионатта безнең Диләрәбез- "Әтнә таңы" шәкерте, Күлле Киме авылы кызы тәрҗемәче булып эшләячәк. Диләрә Надир кызы Батршина Әтнә районының Сибгат Хәким туган авылда дөньяга килеп, урта белем алды һәм укуын КФУның журналистика факультетында дәвам итте, шушы көннәрдә укуын тәмамлады, Кызыл диплом алачак. Чемпионатта да уңышлы эшләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев