Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы Диләрә – “Кызыл диплом”лы журналист!

Әтнә кызы Диләрә - "Кызыл диплом"лы журналист! "Әтнә таңы" газетасы редакциясенә кулына чәчәк букеты күтәреп, шатлыктан балкыган Диләрәбез килеп керде. Ул килгәнгә гаҗәпләнмәдек, чөнки КФУның журналистика факультетына укырга кергән көннән бирле, безнең белән элемтәсен өзмәде, практиканы да баштагы елларда үзебездә, хезмәттәшебез Сүрия Мингатина кул астында узды. Берничә ел кайтканнан соң,...

Әтнә кызы Диләрә - "Кызыл диплом"лы журналист!

"Әтнә таңы" газетасы редакциясенә кулына чәчәк букеты күтәреп, шатлыктан балкыган Диләрәбез килеп керде. Ул килгәнгә гаҗәпләнмәдек, чөнки КФУның журналистика факультетына укырга кергән көннән бирле, безнең белән элемтәсен өзмәде, практиканы да баштагы елларда үзебездә, хезмәттәшебез Сүрия Мингатина кул астында узды. Берничә ел кайтканнан соң, "Өйрәнәсен өйрәнеп беттең, инде урының республика матбугатында", дип фатиха биреп, булачак остазлары белән сөйләшеп, олы юлга чыгарып җибәрдек. Тик ул безне дә онытмады. Кайткан киткәндә булса да, язмаларын калдырып, хәлләребезне белешеп китте.

Бүген аптырашта калдырды, сокландык та! Укып бетереп, "Кызыл диплом" алырга җыена Диләрә Надир кызы Батршина. Чәчәк букеты - остазына, Сүрия Мингатинага булып чыкты. Редакция коллективына да рәхмәт әйтеп, күчтәнәчен калдырып, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Молодец, Күлле Киме кызы, "Әтнә таңы" шәкерте! Ихлас котлыйбыз үзеңне, әйбәт, акчалы эш насыйп булсын сиңа! Безне дә онытма! Биюеңне дә... (бик матур бии, анысын сер итеп кенә әйтәбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев