Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы - дипломант

Динә дипломант булды Март аенда Татарстан профсоюзлар оешмасының 80 еллыгына багышлап "Мин Ватаным белән горурланам" (Я горжусь моей Родиной) балалар рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, ныклы гаилә образы тудыру , гаилә традицияләрен хөрмәт итү, аларны туган якның бай тарихы белән кызыксындыру, мәктәпкәчә һәм мәктәп...

Динә дипломант булды

Март аенда Татарстан профсоюзлар оешмасының 80 еллыгына багышлап "Мин Ватаным белән горурланам" (Я горжусь моей Родиной) балалар рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, ныклы гаилә образы тудыру , гаилә традицияләрен хөрмәт итү, аларны туган якның бай тарихы белән кызыксындыру, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның иҗади сәләтләрен ачу максатын күз алдында тотып үткәрелде. Бәйгедә Татарстан профсоюзлар структурасына кергән профсоюз оешмаларының әгъзалары булган эшче һәм хезмәткәрләрнең 14 яшькәчә балалары катнашты. Олы Әтнә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Динә Мәгъсумова әлеге бәйгедә җиңеп, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев