Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы, елама!

Сентябрь Көзге күкне иңләп оча Пәрәвезнең аклыклары. Алмаларга тулып беткән Сентябрьнең шатлыклары. Үтте инде, онытылды Гамьсез җәйнең ялгышлары. Синнән миңа соңгы сәлам - Сентябрьнең сагышлары. Сары яфрак учка кунды - Елама дип үгетләве. Суга язган тәүбә кебек Сентябрьнең өметләре. Көзләр белән ник төзәлми Йөрәгемнең җәрәхәте? Җылытмый да, юатмый да Сентябрьнең...

Сентябрь

Көзге күкне иңләп оча

Пәрәвезнең аклыклары.

Алмаларга тулып беткән

Сентябрьнең шатлыклары.

Үтте инде, онытылды

Гамьсез җәйнең ялгышлары.

Синнән миңа соңгы сәлам -

Сентябрьнең сагышлары.

Сары яфрак учка кунды -

Елама дип үгетләве.

Суга язган тәүбә кебек

Сентябрьнең өметләре.

Көзләр белән ник төзәлми

Йөрәгемнең җәрәхәте?

Җылытмый да, юатмый да

Сентябрьнең мәхәббәте.

Гөлүсә Батталова,

Күәм авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев