Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы Гөлфия Шиһапова

Безнеке Шигырьләрем йөрәгемнән чыга Тыйнак, ачык йөзле Гөлфияне якыннан белмәсәм дә, күргәнем бар иде. Контакттагы битендәге шигырьләрен укыгач, чыннан да ул яздымы икән дип аптырап та калганым истә. Аптырарлык та шул. Бер караганда шулкадәр тирән эчтәлекле, хисләргә бай шигырьләр иҗат итү өчен үзеңең дә аларны йөрәк аша кичерүең кирәктер. Ә...

Безнеке

Шигырьләрем йөрәгемнән чыга

Тыйнак, ачык йөзле Гөлфияне якыннан белмәсәм дә, күргәнем бар иде. Контакттагы битендәге шигырьләрен укыгач, чыннан да ул яздымы икән дип аптырап та калганым истә.

Аптырарлык та шул. Бер караганда шулкадәр тирән эчтәлекле, хисләргә бай шигырьләр иҗат итү өчен үзеңең дә аларны йөрәк аша кичерүең кирәктер. Ә бит Гөлфия яп-яшь, гади генә татар кызы. Тик менә аның белән сөйләшеп аралашканнан соң, чыннан да, бик үзенчәлекле, чиста, самими кеше булуына тагын бер кат инандым.

Гөлфия Шиһапова районыбызның гүзәл табигатьле бер почмагында, кызганычка каршы, соңгы вакытта җитәкчеләребез игътибарыннан читтә калган Казак Үртәме авылында туып үскән. Күп балалы гаиләдә дүртенче бала ул. Биш бала арасынннан бер Гөлфия генә шигырьләр яза. Дөрес, әтисенең Рәфидә исемле сеңлесе шулай ук бик матур шигырьләр иҗат итә, җырлый икән.

Гөлфия үзенең беренче шигырен бишенче сыйныфта укыган чакта язган." Әле дә исемдә, җәй көне үстерү өчен кечкенә үрдәк бәбкәләре алдык. Шуларның берсе нигәдер аксаклый иде. Әнә шул бәбкәне җәлләп язылды ул шигырь . Койма башына менеп утырып, елый-елый язганым һаман күз алдында тора. Яздым да, әнигә укыттым. Ул мактамады да, яманламады да, " каян телеңә килә" дип кенә куйды. Әнә шул көннән үзем генә калган саен, шигырь яза торган булып киттем",- дип искә ала . Алтынчы сыйныфта Күлле Киме мәктәбенә йөреп укый башлыйлар. Татар теле укытучысы Рузалия Каюмова шул чакта ук кызның иҗатка сәләтен тоеп ала, күп кенә шигырьләрен район, республика газеталарында чыгаруга да ярдәм итә. " 11 сыйныфны бетергәндә мондый шигырьләр белән бер калын дәфтәр тулган иде. Аны мәктәптә дә, соңрак техникумда укыганда да кулдан-кулга йөртеп укыдылар" , - ди Гөлфия.

"Нигә гел моңсу, сагышлы шигырьләр язасың",- дип сорыйлар миннән." Кеше язмышларына битараф булмаганга",- дип җавап бирәм . "Егерме яшем тулганчы кияүгә бирделәр. Бер ай да йөрмәдек, унбер ел торабыз, Аллага шөкер. Ирем бик әйбәт.Тормыш булгач, төрле вакыт була. Ул шундый булмаса ни хәлләр түзәр идем.

Үпкәләрең күңелеңгә тулган чакта
Ничек кенә нык булырга...еламаска?
Өйрәтегез онытырга барысын да...
Уйламаска үткәннәрне...уйламаска!

Башыма яулык кигәнгә дә байтак. Кайберәүләр аны да дөрес итеп аңларга теләмәде. Гаеп эзләделәр, янәсе, яулык бәйләп йөри. Югыйсә бу һәркемнең шәхси эше бит инде. Күңел кичерешләрем шундый иде. Аптырагач, андыйларга кырыс итеп тә җавап биргәләдем. Аллага шөкер, бу адымымны ирем Илгизәр, якыннарым, туганнарым аңлап кабул итте. Намазга бастым, биш вакытны ук укып булмаса да кулдан килгәнчә укып барырга тырышам. Аллаһ тәгалә минем ялваруларымны ишетте, шөкер, бүген ике бала әнисе мин. Улым мәктәптә укый, кызым әлегә балалар бакчасына йөри. Кечкенә генә булса да ул да минем белән намаз укый. Кешеләр зур урыннарда утырып,үзләрен бу дөньяга мәңгелеккә килгән кебек хис итәләр.Ләкин бу алай түгел. Алар да без йөргән җиргә басалар,без сулаган һаваны сулыйлар. Минем шигырьләремдә дә без дөньялыкта кунак кына икәнлеген чагылдырырга тырышам.» Гөлфиянең иҗатын яратучылар игътибар иткәне бардыр, аның әниләр турында шигырьләре бик күп. Арасында нәкъ менә үзенең газизенә багышланганнары да байтак.

Картайгансың,диеп әйтмәгез сез
Минем әниемне күргәннәр...
Бик сирәк ул сабырлыгын җыеп
Сынмый..көчле була белгәннәр.

«Мин бу тормышта әниемнең сүзен тыңлаганга г ына бәхетле!Мин шуның өчен әниемә мең рәхмәтле!»- ди бу турыда Гөлфия үзе.

Бүгенге көндә дөньясы түгәрәк Гөлфиянең. Әнисе, әтисе исән саулар, үз кызларыдай якын итеп кабул иткән кайнанасы, кайнатасы бар. Гаиләсендә дә бар да сокланып туймаслык. Балалары, сүз саен яратып, мактап теленнән төшермәгән Илгизәре янында. Хатын-кызга бәхет өчен тагын нәрсә кирәк соң?!Ә менә бу тормышта үз юлларын таба алмый интекәннәргә Гөлфиянең үз киңәше:

Өмет уты бер кабыныр,
Син бит әле үлмәгән!
Кеше җиргә "мин бәхетсез
булырмын..," дип килмәгән!

Әтнә кызы Гөлфиягә бары уңышлар гына телисе килә. Иҗат чишмәләрең саекмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев