Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы иҗаты

Сабыр бул! ди йөрәгем! Уйларымнан башкаемны Нишләтергә белмәсәм Ник тагын сыкрыйсың? диеп Йөрәгемә эндәшәм. Йөрәгем зарланмый тагын Сабыр ит,узар! дия.... Күкрәп яуган яңгырдан соң, Кояшлы көннәр килә. Түзем бит син,елама! дип Өмет өсти җаныма... Дөнья булгач мәшәкатьләр һәркем юлында була. Син барлыгын оныткан да Исенә алмый калмас! Сабыр бул! сабыр...

Сабыр бул! ди йөрәгем!

Уйларымнан башкаемны
Нишләтергә белмәсәм
Ник тагын сыкрыйсың? диеп
Йөрәгемә эндәшәм.
Йөрәгем зарланмый тагын
Сабыр ит,узар! дия....
Күкрәп яуган яңгырдан соң,
Кояшлы көннәр килә.
Түзем бит син,елама! дип
Өмет өсти җаныма...
Дөнья булгач мәшәкатьләр
һәркем юлында була.
Син барлыгын оныткан да
Исенә алмый калмас!
Сабыр бул! сабыр иткәнне
Аллаһыбыз ташламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев