Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы иҗаты

ӘНИ...СИНЕ КӨТӘМ..КИЛ ИНДЕ!!! Кулларымнан җитәклә дә мине Ычкындырма башка Әнием! Мин бит сине килер әле,диеп Тәрәзләрдән көттем тилмереп Әни,диеп яздым.....салкын пыяла да Эреде сыман шул өч хәрефтән Синең күңлеңдәге бозлар гына Эремиләр Әни..ник икән? Яшь тамчысы җиргә төшкән саен Кара көя яшел үләннәр... Юк әйтмәгез!юатырга теләп, Килмәс инде...алыр бүтәннәр. Кирәк...

ӘНИ...СИНЕ КӨТӘМ..КИЛ ИНДЕ!!!

Кулларымнан җитәклә дә мине
Ычкындырма башка Әнием!
Мин бит сине килер әле,диеп
Тәрәзләрдән көттем тилмереп
Әни,диеп яздым.....салкын пыяла да
Эреде сыман шул өч хәрефтән
Синең күңлеңдәге бозлар гына
Эремиләр Әни..ник икән?
Яшь тамчысы җиргә төшкән саен
Кара көя яшел үләннәр...
Юк әйтмәгез!юатырга теләп,
Килмәс инде...алыр бүтәннәр.
Кирәк түгел миңа башка Әни!
Үз Әнием килсен алырга!
Мин бит аңа диеп күпме назлар
Җыеп куйдым күңел түремдә!
Таш та эрер иде...минем яшьләр
Эрталмады синең күңелне..
Син килерсең дигән өметләрем
Зәңгәр офыкларда сүрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев