Әтнә кызы – җиңүче!
Әтнә кызы - җиңүче! Агымдагы елның 14 мартында " Мин Ватаным белән горурланам"дип исемләнгән балалар рәсемнәре республика бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйге Татарстан республикасы профсоюз оешмасы оешуга 80 ел булуга багышланды. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары - балаларда патриотизм хисе тәрбияләү; - туган якның бай тарихына җәлеп итү; - балаларда нык...
Әтнә кызы - җиңүче!
Агымдагы елның 14 мартында " Мин Ватаным белән горурланам"дип исемләнгән балалар рәсемнәре республика бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйге Татарстан республикасы профсоюз оешмасы оешуга 80 ел булуга багышланды.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары
- балаларда патриотизм хисе тәрбияләү;
- туган якның бай тарихына җәлеп итү;
- балаларда нык гаилә үрнәге, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләренә уңай караш формалаштыру;
- мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның иҗади мөмкинлекләрен реализацияләү;
Бәйге эшләренең тематикасы
- "Минем туган ягым" - туган якның тарихы һәм аның бүгенгесе хакында сөйләүче шәһәр һәм авыл пейзажы;
- "Минем гаиләм"-эш көннәре һәм бәйрәмнәр, гаилә тарихы, әни һәм әти эштә һәм өйдә, портрет һәм көнкүреш жанрындагы эшләр;
- "Кем булырга?" - - һөнәр сайлау.
Бәйгегә Татарстан республикасы Профсоюз оешмасы структурасы керүче профсоюз әгъзасы булган хезмәткәрләр һәм эшчеләрнең 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары катнашты.
Безнең районнан әлеге бәйгегә катнашкан Олы Әтнә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Динә Нәкыйп кызы Мәгъсүмова Диплом белән әүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев