Әтнә таңы

Әтнә кызы кечкенәдән бәйләргә яраткан

Бәйләү әйберләре, җеп - энәләр сатыла торган кибетләр яныннан тыныч кына уза алмыйм. Соңгы тиеннәремне җыеп бер- ике мәтүк җеп алмасам, әбиләр әйтмешли, йокым йокы түгел . Бәйләү , тегү, чигү кебек кул эшләре белән безнең заманда бик аз кызлар гына шөгыльләнмәгәндер. Мәктәптә укыган чакта үзем дә тегү белән чирләдем....

Бәйләү әйберләре, җеп - энәләр сатыла торган кибетләр яныннан тыныч кына уза алмыйм. Соңгы тиеннәремне җыеп бер- ике мәтүк җеп алмасам, әбиләр әйтмешли, йокым йокы түгел .

Бәйләү , тегү, чигү кебек кул эшләре белән безнең заманда бик аз кызлар гына шөгыльләнмәгәндер. Мәктәптә укыган чакта үзем дә тегү белән чирләдем. Элек бит мәктәптә дә технология фәнен хәзерге кебек китап ятлатып өйрәтмиләр иде. Машинада тегәргә, беренче җөйләрне ясарга укытучыбыз Нурфия ападан өйрәндек. Әни Казанга кунакка киткәч, ипигә дип калдырган акчага кибеттән үземә кием тегәргә тукыма алып менгәнем, әтине ашка иписез калдырганым истә.Әни җанашым, сандыгындагы тукымаларны берәм- берәм чүпләп, күлмәк тегеп, кайчагында бозып ташлаганнарым өчен дә авыз ачып бер сүз әйтмәгән иде. Еллар узып, кибетләрдә балаларыма кием таба алмыйча, үзем бәйләп, тегеп киертә башлагач, әнә шул чакта сүз әйтмәгәне, сабыр булып, өйрәнергә мөмкинлек биргәне өчен күңелемнән мең мәртәбә генә рәхмәт укымаганмындыр мәрхүмәкәемә. Ничәмә - ничә тукыманы юкка чыгарсам - чыгардым, тик барыбер сабантуйларга, хәтта чыгарылыш кичәсенә үзем тегеп киярлек булып өйрәндем бит шул чакта.

Бәйләргә исә әнием мине 6 яшьлек сабый чагымда ук өйрәтте. Елый - елый күзәнәк җыя идем, әни бәгърем , күз яшемә карамыйча, җайлап кына аңлата иде. Курчакка бәйләп киерткән күлмәктән башланды инде. Нәрсәләр генә бәйләмәдек әни белән бергәләп. Кич утырганда да, буш вакыт булганда да кулда бәйләү энәсе булды. Белгән һөнәр онытылмый, дигәндәй бәйләргә әле дә бик яратам. Көзге яңгырлы көннәрдә, кышкы озын кичләрдә, кулга энә алуга тынычланып китәсең, үзең генә белгән бер сихри дөньяңа чумасың. Күптән түгел бәйләүнең чыннан да тынычландыргыч үзлеккә ия булуын фәнни яктан дәлилләүче фактларга юлыктым -

интернет битләрендә бәйләүнең сәламәтлеккә файдасы турында язмага тап булдым. Галимнәр кәефне яхшырта торган шөгыльләрнең иң беренчесе дип бәйләү һәм чигүне саныйлар. Куллар ярдәмендә кабатланып торган , бертөрле хәрәкәтләр стресстан коткара, башны кирәкмәгән авыр, бәйләнчек уйлардан арындыра икән. Ә иң кызыклысы - энә ярдәмендә бәйләргә яратучы хатын- кызлар арасында үткәргән тикшеренүләр күпләрнең хоббие булган бу шөгыль баш миенә уңай тәэсир итә - кеше күпме артыграк бәйли, шулкадәр аңлырак була дигән нәтиҗәне күрсәткән.

Бәйләү кебек үк кул шөгыле булган рәсем ясау, буя да баш миендә барган төрле процессларга уңай тәэсир итә икән. Тикшеренүләр мондый арт-терапиянең стресстан саклавын һәм курку , борчылу кебек хисләрне киметүен күрсәтә. Бу бигрәк тә яшүсмерләрдә депрессияне дәвалау өчен кулланылырга мөмкин, чөнки арт - терапия ярдәмендә алар үзләренең хисләрен, уй - кичерешләрен аңлата ала.

Ә менә йорт хайваны турында кайгырту, аның белән уйнау, аралашу кан басымы, кандагы холестерин һәм триглицеридлар дәрәҗәсен көйли, шулай ук ялгызлык хисеннән котылырга ярдәм итә икән. Эт тотучыларга,(бу шәһәр җирендә яшәүчеләргә кагыладыр мөгаен) көн саен урамга чыгып этне йөртеп кертү кирәклеге, физик форманы югалтмыйча, артык авырлык җыймауга сәбәп булып тора. 6 меңнән артык кеше катнашкан тикшеренүләр эт белән даими рәвештә прогулкага чыгып йөрүчеләрнең эт тотмаучыларга карата физик яктан активрак булуын һәм симерү кебек чиргә азрак бирешүен күрсәткән.

Кәефне яхшыртуның тагын бер ысулы буларак галимнәр ешрак сәяхәт итәргә кирәк дип саный. Кызыклы җирләргә сәяхәттә узган яллар йөрәк пристубыннан һәм депрессиядән саклый, артериаль кан басымын көйли. Сәяхәт вакытында кешедә барлыкка килгән тирә - як белән хозурлану һәм соклану кебек хисләр йөрәк - кан тамыры авыруларыннан һәм хәтта рак авыруыннан да саклый икән .

Кыскасы, бәйләгез, рәсем ясагыз, йорт хайванын алып җибәрегез һәм күбрәк сәяхәт итегез. Гомер һәркайсыбызга бер генә бирелә. Уңышлар сезгә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: