Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы – комбайнда

Комбайн баскычыннан төшеп килүче кыз бала кемне генә кызыксындырмас. Киме хуҗалыгының Мари иле чигендәге басуында шундый күренешкә тап булдык. Инзилә Әхмәдуллина бу безнең, әтисе Рәдистә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Инзиләгә кадәр апасы Гөлия эшләде әтисендә ярдәмче булып. Эшли башлаганда кайтып китәр бу, дип апасына да дип ышанмаган идек. Ә ул...

Комбайн баскычыннан төшеп килүче кыз бала кемне генә кызыксындырмас. Киме хуҗалыгының Мари иле чигендәге басуында шундый күренешкә тап булдык.

  • Инзилә Әхмәдуллина бу безнең, әтисе Рәдистә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Инзиләгә кадәр апасы Гөлия эшләде әтисендә ярдәмче булып. Эшли башлаганда кайтып китәр бу, дип апасына да дип ышанмаган идек. Ә ул барыбызны гаҗәпләндереп, 5 ел эшләде. Кияүдә, әле дә "Ял алып кайтам комбайнга утырырга", дип аптырата. Инзилә беренче елын эшли. Карап эшләтәбез менә, ташлап китәргә җыенмый кебек... Тырыш, түзем....- дип таныштырды ҖЧҖ "Дусым"ның директоры Ленар Сәмигуллин. Тулы вариантын газетадан укый аласыз.

Тыйнак, чибәр... дип тә өстәргә кирәк. Рәсеменә дә "Сөбханалла", дип карагыз. Ясалма түгел, масаерга яратмый, ничек бар, шундый. "Апай киткәч, әтигә ярдәмче кирәк булды, "Чыгып карамыйсыңмы?" дигәч, каршы килмәдем. Ә болай мин техникага һәвәс түгел. Дүртенче көн эшлибез(25 июль) , җиңел түгел, эшләмәслек тә түгел. Иртән сәгать җиде тулганчы торам, шул сигезенче яртыларда эшли башлыйбыз. Көне буе, төш вакытында басуга алып килеп ашаталар, игътибар җитәрлек. Кичен сәгать 9ларда кайтабыз. Арыта...",- ди Инзилә.

- Синең вазыйфа нидән гыйбарәт, ниләр эшлисең?

- Барысын да, апай кебек комбайн гына йөртмим, монда эш җитә, бункер да чистартам.... - ди эшеннән аерылмыйча гына.

Апасы кебек бу техниканы йөртергә өйрәнерме, анысын әле үзе дә белми. "Белмәссең, ошап китсә..." , дип елмая. Ә комбайнда 19 ел эшләүче әтисе Рәдис канәгать. Горурланганын бик сиздермәскә дә тырыша. "Булдыралар, тиз отып алалар. Әле өйдә кечкенәсе- Тәбрис бар, аңа 11 яшь. "Әти апа белән чиратлап чыгыйк әле", дип тинтерәтә. Анысына иртәрәк әле," -ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев