Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы Миләүшәнең җаны авылында яши

Районыбызның Күшәр мәдәният йортында 13 нче декабрь көнне 18:00 сәгатьтә Күшәр кызы - "Болгар" радиосы хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина әдәбият елына йомгак, авылында яңа салынган мәдәният йортына бүләк ясап, авылдашларына, райондашларына "Авылымда яши җаным" дип исемләнгән шигырь кичәсе бүләк итә. Шигырь бәйрәменә Миләүшә иҗатташ дуслары Резеда, Рөстәм, Рисәнә, Азат, Вадим, Зөлфәт...

Районыбызның Күшәр мәдәният йортында 13 нче декабрь көнне 18:00 сәгатьтә Күшәр кызы - "Болгар" радиосы хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина әдәбият елына йомгак, авылында яңа салынган мәдәният йортына бүләк ясап, авылдашларына, райондашларына "Авылымда яши җаным" дип исемләнгән шигырь кичәсе бүләк итә.

Шигырь бәйрәменә Миләүшә иҗатташ дуслары Резеда, Рөстәм, Рисәнә, Азат, Вадим, Зөлфәт белән кайтачак. Күренекле язучылар, шагыйрьләр дә булачак. Шуларның берсе- Рабит Батулла...

Президентыбызның максатчан программасы нигезендә авыл клублары төзеләчәген газетабызга язгач, Миләүшә: "Их, безнең Күшәр авылында да төзелсен иде, шул клубның сәхнәсендә авылдашларга бүләк ясасаң иде ..." дип язып җибәрде. Без "Фәрештәләрнең "Амиин" дигән сәгатенә туры килсен", дип теләдек. Менә ул сәгать җитте. Күшәр авылында яңа мәдәният йорты ачылды һәм Миләүшә Гыйльметдин кызы авылдашларына, райондашларына шул сәхнәдән зур бүләк ясарга җыена.

Әлеге хәбәрне ишетүгә Миләүшәнең күптән түгел генә Казанда узган шигырь кичәсе, анда алган тәэсирләр яңарды. Рәхәтләнеп ял итеп кайткан идек. Сүзнең тәмен белеп сөйли белә Миләүшә, ә шигырьләрне аның кебек шагыйрьләр үзләре дә укый алмый. Үзләре шулай диделәр. Клара Булатованың "Зәңгәр күлмәк" шигырен сөйләве генә дә ни тора... Зәңгәр күлмәктән чүәк киеп чыккан Миләүшәне тамашачының алкышлаганы истә.

Ә кайдан килә бу сәләт һәм сәхнәгә мәхәббәт?

- 5 яшьлек вакытымда Күшәр сәхнәсендә Габдулла Рәхимкулов чыгыш ясаган иде. Мин бәләкәй кызчык аңа сап-сары туй чәчәкләре менгездем. Шуннан бирле мин сәхнәгә гашыйк, шигырьгә гашыйк. Күп сәхнәләрдә чыгыш ясаганым бар, Кытай сәхнәсен дә, Төрекләрнең сәхнәсен дә күрдем, Тик Күшәр мәдәният йортының сәхнәсе хәтеремдә, йөрәгемдә яши. Форсат чыгуга куанып, тагын бер мәртәбә Күшәр сәхнәсеннән авылдашларыма бүләк ясыйсым килә. Шигырь яраткан һәркемне бәйрәмгә көтәм. Керү бушлай, кем теләсә шул килә, к ерә ала. Рәхим итегез, - ди Миләүшә Насыйбуллина.

Әйбәт буласына шигем юк... килегез!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев