Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы: "Мин синең язмаганың..."

Син- минем "Язмышым түгел", Мин- синең " Язмаганың". Гомер буе өметләнеп, Китәргә базмаганым. Син -бер очрашуны көтеп, Гомерләр яшәрлегем. Юллар аша, еллар аша "Җаным"- дип дәшәрлегем. Рәшәдән үргән хыялым- Син- төшем өнемдәге. Янымда булалмасаң да, Өметем күңелдәге. Шул очрашулар хакына Сакла гына узеңне. Мәхәббәтем һәм язмышым Сыный гел дә түземне....

Син- минем "Язмышым түгел",

Мин- синең " Язмаганың".

Гомер буе өметләнеп,

Китәргә базмаганым.

Син -бер очрашуны көтеп,

Гомерләр яшәрлегем.

Юллар аша, еллар аша

"Җаным"- дип дәшәрлегем.

Рәшәдән үргән хыялым-

Син- төшем өнемдәге.

Янымда булалмасаң да,

Өметем күңелдәге.

Шул очрашулар хакына

Сакла гына узеңне.

Мәхәббәтем һәм язмышым

Сыный гел дә түземне.

Син- минем "Язмаган ярым"

Мин- сиңа "Язмыш тугел"…

Ни дисәк тә, безнең сөю-

Һич тә "Бер ялгыш" түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев