Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы әмәлен тапты

Шулай бервакыт Адәм баласының башыннан төрле хәлләр үтә. Арада охшаш вакыйгалар күп. Минем белән булган вакыйга башка берәүдә булмагандыр дип уйлыйм. Рәйсә ТӨХФӘТУЛЛИНА-ЙОСЫПОВА, Казан шәһәре 1965 елда Әтнә районы Олы Бәрәзә башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Яңа Кенәр урта мәктәбендә укуымны дәвам итәргә уйладым. 12 чакрым җирне йөреп укыганчы, апайларда торып уку...

Шулай бервакыт

Адәм баласының башыннан төрле хәлләр үтә. Арада охшаш вакыйгалар күп. Минем белән булган вакыйга башка берәүдә булмагандыр дип уйлыйм.

Рәйсә ТӨХФӘТУЛЛИНА-ЙОСЫПОВА,

Казан шәһәре

1965 елда Әтнә районы Олы Бәрәзә башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Яңа Кенәр урта мәктәбендә укуымны дәвам итәргә уйладым. 12 чакрым җирне йөреп укыганчы, апайларда торып уку уңайлырак булыр, дидек. Сентябрь урталарында, югары сыйныф балаларын колхозларга бәрәңге алырга җибәрәләр иде. Уку тукталып тора. Авылда әни бер кечкенә сеңелем белән калды. Әле җитмәсә, катлаулы операция дә кичергән иде. Апай мине мәктәп директорыннан сорап, әнигә бәрәңге алышырга җибәрде. Бу вакытта Бәрәзә авылында эре малларда ящур чире чыгып, авылга керү-чыгу тыелган иде. Әтнәдән чыгуга, чикне ябып, шлагбаум куйдылар. Машина хәрәкәте дә туктатылган. Шлагбаум янында торган бабай:"Сеңелем, мин сине үткәрә алмыйм, үтсәң дә патруль машинасы сине тотып кире кайтарачак, әле өстеңә сасы дару да сибәрләр", - диде. Ләкин авылга кайтырга бик кирәк. Аның киңәше белән мин башта Күәм юлына төштем, бер чакрымлап читтән олы юлга янәшә басу, болыннар аша Бәрәскәгә кереп, аннан шулай ук читләтеп, авылга кайтырга тиеш идем. Көзге караңгы тиз төште, баш өстенә тиям-тиям дип, кара болытлар йөзә, басудагы салам эскерте дә, печән дә шомландыра. Кайту теләге барын да җиңә икән. Шулай итеп, кичке уннарда мин өебез тәрәзәсен кактым. Икенче көнне өйләгә кадәр генә бәрәңге алдык, башланды яңгыр, әйтерсең лә, күкнең төбе тишелде. Апай: "Кайт, мәктәптә укулар башланды", - дип шалтырата. Ләкин ничек кайтасы? Тотындык әмәлен эзләргә... Әтнәнең сөт-май заводына һәркөн кич савылган сөтне илтәләр. Башта сөтне Бәрәскәдә кайнау дәрәҗәсенә җиткереп зарарсызландыралар. Алып баручылар мине чик аша үткәрергә риза булдылар. Кузовта флягалар үзара аркан белән бәйләнгән. Мине дә флягалар арасына утырттылар. Буем флягалардан артык түгел, авырлыгым 40 кг да юк иде. Өстенә брезент ябып куйдылар. Сөтне кайнатып кире машиналарга төягәндә вакыт соңлады, өстәвенә, машина көпчәкләре таеп, олы юлга чыга алмый азапланды. Сөт кабул итү сәгате үтеп китте, анда барудан файда юк дип, без кире авылга кайттык. Төн уртасында мин тагын тәрәзә шакыдым, китә алмадым бит. Инде нишләргә? Әни күрше Гыйльминиса әби белән яңа план кора башлады. Таң атар-атмас тордым. Тышта салкын яңгыр һаман тукталмаган. Инде мин Әтнәгә Өшкәтә авылы буеннан-басулар аша барырга тиеш идем. Ул заманда плащ, кулчатыр дигән нәрсәләр юк. Өстә йон күлмәк, бәйләгән кофта, баштагы иске мамык шәл билдән әйләндереп бәйләнгән, аякта җеп оек, көзге туфли. Кулда - төенчек. Өшкәтә юлыннан адашып, яңадан Бәрәскә болынлыгына килеп чыктым. Болынлык өсте ап-ак су, түмгәкләр күренми, аяк басам, түмгәккә туры килми, суга егылам. Минем өчен бу болынлык зур диңгез булып тоелды. Суны ерып, тигез юлга чыктым. Өстемдә коры калган бер генә җеп тә булмагандыр, оек тишелеп, үкчәләрдән кан саркый. Яраларга яфрак ябыштырып Әтнәгә барып кергәндә яңгыр ябалак карга әйләнгән иде инде. Суга төшкән чеби кебек, Кенәргә бара торган юл чатына чыктым. Алда тагын 25 чакрым. Ничек барып җитәргә? Иске Ашытка барып җитсәм, классташларга кереп йоклар идем, дип яшь коеп торганда, арттан машина тавышы ишетелде. Авылларга почта ташучы машинаны күргәч, ничек сөенгәнемне үзем генә беләм. Машина йөртүче, абыемның классташы Әдһәм абый күземә иң күркәм кеше булып күренде. Кабинада начальнигы утыра иде, мин, бик шатланып, кузовка менеп утырдым. Әдһәм абый кузовта кайтасы булганыма бик борчылды инде. Ярым брезентлы кузовта почта капчыкларына күмелеп утырдым. Авыл саен берәр капчык тарата-тарата Кенәргә җиткәндә, соңгы капчыкны кочаклап калган идем. Үзем салкыннан зәңгәрләнеп беткәнмен. Апам шәфкать туташы иде, кайтып җитүгә, шифалы чәйләр эчертеп, яраларны бәйләп урап яткырды. Аллаһының рәхмәте, иртән сау-сәламәт булып уяндым. Иртән ике размерга зуррак резин итекләр киеп, мәктәпкә киттем. Без укуга бик җитди карый идек шул. Дәрес калдыру, әзерлексез бару безнең өчен оят иде. Укытучыларыбыз да олы хөрмәткә лаек иделәр.

Җиңел машинага утырып авылга кайтканда күзем белән ул вакытта җәяүләп үткән юлларны барлыйм. Юлдан читтәге теге болыннарда үземне, кечкенә генә кызчыкны күрмәм микән, дигән уйлар чагыла. Күздә - яшьләр. Арада ярты гасыр. Балачак нинди авыр елларга туры килсә дә, бик сагындыра икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев