Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы әнисен котлый

Әниемнең назлы тавышы ********************** Төшләр курдем буген төннәр буе, Әллә ниләр белән саташтым. Урманнарда җиләк җыйган чагым, Әллә кая кереп адаштым. Бер ялгызым шулай торам икән Кулларымда тулы чиләкләр... Ә җиләкләр гуя телгә килеп, ,,Адаштык бит инде,, дияләр. Чаба- чаба урман эчләреннән , И йөгерәм икән ,йөгерәм... Туктап калдым...Тавыш ишетелә......

Әниемнең назлы тавышы
**********************
Төшләр курдем буген төннәр буе,
Әллә ниләр белән саташтым.
Урманнарда җиләк җыйган чагым,
Әллә кая кереп адаштым.

Бер ялгызым шулай торам икән
Кулларымда тулы чиләкләр...
Ә җиләкләр гуя телгә килеп,
,,Адаштык бит инде,, дияләр.

Чаба- чаба урман эчләреннән ,
И йөгерәм икән ,йөгерәм...
Туктап калдым...Тавыш ишетелә...
Әниемнең тавышын ишетәм!!!

,,Кызым!Адашкансын,кил яныма!
Тавыш уңаена кил,, дисең.
Әнә бит син...юллар курсәтучем!
Кулларыңны миңа изисең.

Кочакладың мине елый- елый,
Табуыңа мине сөенеп,
И Әнием, хәтта төшләремә
Керәсең бит юллар курсәтеп!!
Әни кешенең куңеле гел баласы өчен янып- көеп яши.Кара урман сыман тормыш юлларыннан,адашмыйча...абынып егылмыйча атларга өйрәтүче,туры юллар курсәтүче Әниләребез бар әле ярый!!Адашкан чаклар булганда да,безне эзләп билгесезлеккә бары тик Ана кеше генә керә ала!Ана гына сине беркайчан да сатмас,какмас,сине ничек бар...шулай яратыр!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев