Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы Ралия - Адлерда!

Әтнә районында туып үскән җырчы кызыбыз Ралия Шәрәфиева турында белмәгән,ишетмәгән юктыр. Аның җырлаганын тыңлаганда "Яратам шушы кызны, баштарак алай җырлый да кебек түгел иде, шулкадәр тырыш, үз өстендә күп эшли, тавышы да ачылды. Үзе җитмәсә чибәр, бәхете булсын...", - дип сокланалар. Казан музыка училищесының да файдасы күп билгеле! Ничек кенә...

Әтнә районында туып үскән җырчы кызыбыз Ралия Шәрәфиева турында белмәгән,ишетмәгән юктыр.

Аның җырлаганын тыңлаганда "Яратам шушы кызны, баштарак алай җырлый да кебек түгел иде, шулкадәр тырыш, үз өстендә күп эшли, тавышы да ачылды. Үзе җитмәсә чибәр, бәхете булсын...", - дип сокланалар. Казан музыка училищесының да файдасы күп билгеле! Ничек кенә булмасын җырлый Ралиябез. Җырлый гынамы соң, җитешмәгән җире юк. Әле "Сәләт" лагеренда вожатый булып эшләде. Ә бүген кайда дисезме аны?

Адлерда ял итә. "Монда бик рәхәт, диңгез суында коенуга ни җитә. Аннан соң яшеллек кенә. һәм бик кызу. Адлер арйонында Олимпия паркы урнашкан, мин шуннан ерак түгел генә яшим. Матурлык...", - ди Ралия. "Һәркемгә бер генә мәртәбә булса да, менә шулай ял итеп алырга кирәк...Һәркемнең ялга хакы бар", - дип өстәп куя.

Планнары да матур. "Башта училищеда тагын бер елымны укыйм әле. Аннан соң ... әйтермен!", - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев