Әтнә таңы

Әтнә кызы - республика газетасында

Әле мин дә атлап китәрмен Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәргә хыяллана Рузия. Шәфкать туташы булырга теләп, Казанга юл тота. Укырга да керә, якын дуслар да таба. Тик икенче курста укыган вакытта, юл фаҗигасенә очрап, аның бөтен өмет-хыяллары челпәрәмә килә. 18 яшьлек Рузия гомерлек гарип булып кала. Әтнә районында була бу...

Әле мин дә атлап китәрмен

Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәргә хыяллана Рузия. Шәфкать туташы булырга теләп, Казанга юл тота. Укырга да керә, якын дуслар да таба. Тик икенче курста укыган вакытта, юл фаҗигасенә очрап, аның бөтен өмет-хыяллары челпәрәмә килә.

18 яшьлек Рузия гомерлек гарип булып кала. Әтнә районында була бу хәл. Күшәр авылыннан Арчага электричкага барган вакытта алар утырган машина юл кырыена төшеп каплана. Авария иртәнге сәгать тугыз туларга биш минут калганда килеп чыга. Монысын Рузия төгәл хәтерли. Электричка тугызда кузгала бит. Ә берничә минуттан ул аңын югалта. Бераздан күзен ачса, янәшәсендә иптәшләре елап йөри. Берсенең - кулы, икен­чесенең аягы сынган, өченчесенең башка җиренә зыян килгән. Ә Рузия "умырткам сынды" дип диаг­нозны үзе куя. Аны тиз арада Арча үзәк хаста­ха­нәсенә, ә аннан очкыч белән Казанга озаталар. Шул көнне төнге унбердән иртәнге бишкә кадәр операция ясыйлар. Аяк хәрәкәтен көйләүче умырткалары сынган була. Табиблардан аякка басу турында сорагач: "Вакыт күр­сәтер", - дип җавап бирәләр.

"Без фаҗигагә очраганда ок­тябрь ае иде. Уйлап ятам, әгәр 6 айдан аякка бассам, димәк, ип­тәшләрем белән укып бетерә алмам, икенче төркемгә калырмын инде, дим. Шулай итеп алты ай да узды. Тик аякка гына басмадым. Әмма өметемне өзмәдем", - дип сөйли Рузия апа. Ә ике елдан аны юллама белән Кырымга дәвала­нырга җибәрәләр. Биредә үзе шикелле кешеләр белән очраша. Шунда берәү: "Синең кебек­ләр 11 елдан соң аякка баса инде", - ди. Бу сүзләр Рузия апаны тагын өметлән­дерә. Шулай итеп, ул сабыр гына еллар узганны саный. Япь-яшь чагыннан инвалид арбасында утырса да, күңелен төшерми ул. Дус кызлары яныннан бер дә китми. Җәйләрен клубка барасы урынга, яшьләр Рузияләр капка төбенә җыела. Кайчак аны ияртеп, клубка да чыгып китәләр. Үзләреннән бер дә калдырмаска тырышалар. Башкалар су кергәндә, аларны карап булса да утыра Рузия.

"Мине дусларым якын итте. Шуңа да кимсенеп яшәмәдем. Үз тиңнәрем парлашып тормыш корып бетергәч, яныма яшьрәкләр килә иде", - дип сөйли ул. Ә үзе кияүгә чыгу турында уйлап та карамый. "Әле ярый очрашып йөр­гән егетем юк иде. Шуңа да мәхәб­бәт турында уйлап моңсулан­ма­дым. Туганнарым янәшәсендә, әти-әниемнең яратуын тоеп яшәдем. Әмма дус-ишләрем парлап узганда елап калган чаклар да булды", - ди ул.

Тик матур гына яшәгәндә, аларның ишекләрен тагын кайгы җиле шакый. 2003 елда, кинәт кенә авырып, әтиләре үлеп китә. Ә аннары өч баласын, хатынын калдырып, 41 яшен дә тутырмыйча, абыйсы Рәшит мәңгелеккә күзлә­рен йома. Вафатына ике ел узуга, ДЦП авыруы белән инте­гүче 18 яшьлек Ришат та әтисе янына бакыйлыкка күчә. "Бу хәс­рәтләрне кичерү авыр булды. Ике кызымны кеше итәр өчен үземдә яшәр көч таптым", - ди киленнәре Сәрия апа. 42 яшендә ирсез калса да, ул каенанасы белән каен­сеңлесен ташлап чыгып китми. Ә өйдәгеләр фельдшер булып эш­ләүче килен­нә­ренә рәхмәт укый. "Аның эше шулкадәр күп. Үзе турында уйларга да оныта ул. Кайчан кил­сәләр, шул вакытта чыгып китә. Беркайчан да кешегә "юк" дип әйтми", - ди каенанасы Гөлза­да апа.

"Әниемне озаграк яшәтәсем килә. Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен аңа. Аның ясап биргән чәе дә тәмле бит", - ди Рузия. Ә үзенең белмәгән эше юк. Аның җепләрдән үрелгән аккошларына карап шак­катасың. Бәйләгән киемнәре бер-берсен кабатламый. Әле ул гынамы, буш вакытларында ши­гырьләр дә яза. "Ике китабым дөнья күрде. Аларны бастырыр өчен бер ке­шедән дә ярдәм сораганым юк. Алар үзләре мине эзләп таба. Әзер шигырь­ләрне җыеп кына бирәм. Мең рәхмәт шундый кешеләргә. Әле менә тагын бер китаплык шигырь тупладым", - ди ул. Рузиянең тормышны яратканы күренеп тора. Әллә ничә төрле гөлләр үстереп, аларны кадерләп, нәни баладай карап тора. Ә үзе бәйләгән чәчәкләрен якыннарына бүләк итеп бирә.

"Язмышым белән килештем. Тик аякка басасым килә. Бер кеше 35 елдан соң йөреп киткән. Миңа да 35 ел була инде. Әле мин дә атлап китәрмен".

Гөлгенә ШИҺАПОВА

("Ватаным Татарстан", /№ 45, 01.04.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: