Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы-Ризаэддин Фәхреддин музеенда

Әлмәт районының Кичүчат авылындагы "Ризаэддин Фәхреддин музее"нда җәй көне бер булган идем. Карадым, таныштым да Әтнәгә кайтып киттем, ул чакта кичерешләр тирән булгангамы чагыштырасы, уйланасы бар дип белмәгәнмен, ахыры. Вакыт үтә торды, тик 300 хуҗалыклы Кичүчат авылы музеендагы хезмәткәрләрнең кешеләргә, тарихка, атаклы шәхесләргә булган мөнәсәбәте башымнан, уйларымнан чыкмады. Киресенчә, кайнады...

Әлмәт районының Кичүчат авылындагы "Ризаэддин Фәхреддин музее"нда җәй көне бер булган идем. Карадым, таныштым да Әтнәгә кайтып киттем, ул чакта кичерешләр тирән булгангамы чагыштырасы, уйланасы бар дип белмәгәнмен, ахыры. Вакыт үтә торды, тик 300 хуҗалыклы Кичүчат авылы музеендагы хезмәткәрләрнең кешеләргә, тарихка, атаклы шәхесләргә булган мөнәсәбәте башымнан, уйларымнан чыкмады. Киресенчә, кайнады гына. Әтнәбезнең үзәгендә дә, авылларында да бар музейлар, шәхесләре дә күтәрерлек. Шиһабетдин Мәрҗаниебез, Сибгат Хәкимебез бар. Өстәвенә тарихка керерлек мәчеләребез аз түгел. Дөрес, бар бездә музейлар, мәктәпләрнең бер бүлмәсендә, алар кысан. Тик Диләрә кебекләр сирәк. Беренче тапкыр бу музейда булганда мин монда галимнең тормышын яхшы белүчеләр генә шулай эшли аладыр, дип уйлаган идем. Ә бу юлы музей җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Диләрә Габделкави кызы Гимранова мине бөтеләй дә гаҗәпкә калдырды. "Ишеткәнем бар иде, тик кем ул Фәхреддин, нинди хезмәтләре бар аның, ул хакта белми идем, музейга килеп эшләрмен дип башыма да килмәде. Мин белемем буенча бухгалтер...", - дип шаккатырды. "Бүгенге көндә авылда музейда идән юарлык кеше таба алмыйм, Ризаэддин Фәхреддин әдәбенә туры килеп яшәүче кешеләр аз калды...",- дип тагын аптырашта калдырды. Музей хезмәткәрләрен дә менә шулай сайлаган ул. Бу музей бүгенге көндә ун мең халыкка хезмәт күрсәтә. Эшләүчеләре дә халыкның музейга килгәнен көтеп утырмыйлар, алар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыгышлар ясыйлар. Бәхәсле хәлләрдән Ризаэддин Фәхреддинчә чыгу юлларын күрсәтәләр. Музей хезмәткәрләре башлангычы һәм көче белән чыгарылган афоризмнар җыентыгы, галимнең "Кәгазь өстендә калган исем- бетмәс гомердер" дип исемләнгән фотоальбом - иң кыйммәтле хәзинә бүген...

Тагын "Мизгел" исемле татар фотосалоны эшли монда. Җитәкченең табышы монысы да. Аңлагансыздыр монда милли киемнән фотога төшәргә мөмкинлек бар. Музейда йөреп рухи азык алгач, Риза Фәхреддин яшәгән чорның мохите белән танышканнан соң, фотога да төшеп карыйсы килә. Күрәсең, адәм баласы үз асылына кайта. Тәэсирне төшеп караган кеше үзе белә.... күңелдә булган горурлык хисе ныгый, үсә, нәкъ менә татар булуыңа сөенәсең...

Милләтебез,аның тарихы, атаклы галимнәребез, алар яшәгән чорның рухи кыйммәтләрен бүгенгебезгә кайтарыр, җаныбызны баетыр, тынычландырыр, ахыр чиктә үзебезнең аларга лаеклы алмаш икәнебезне күрсәтер, раслар өчен Диләрә кебекләр кирәк. Тамга өчен генә булган музейлар түгел, халкыбызны үзенә тарткан, яшәргә өйрәтә алырлыклары кирәк. "Гыйлем тарату, халыкка ярдәм бирү өчен тырышу - иң гүзәл гайрәттер", дигән Ризаэддин Фәхреддин дә. Менә шушы хәзинәдән файдалана белергә генә кирәк...

Тулы вариантын "Әтнә таңы"ннан укырсыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев