Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы - "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе

"Татар кызы - 2014" Арча педагогия көллиятендә әнә шундый бәйге узды. Безнең Раушаниябез дә катнашты анда. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә "Татар кызы-2014" бәйгесе узды. Бу чарада республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениесендә укучылар чын...

"Татар кызы - 2014"

Арча педагогия көллиятендә әнә шундый бәйге узды. Безнең Раушаниябез дә катнашты анда.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә "Татар кызы-2014" бәйгесе узды. Бу чарада республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениесендә укучылар чын татар кызларына хас булган осталыкларын күрсәтеп, көч сынаштылар. Киләчәктә бу бәйгене тагын да камилләштереп уздырырга ниятлибез, - дип белдерде үзенең чыгышында жюри члены язучы, прозаик Камил Кәримов.

Бәйгенең төп үзенчәлеге татар милләтенең телгә, аның культурасына булган кызыксынуын киңәйтүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән. Максаты - татар кызларына тарихыбызның нигезе булган милли рухны, милли җанлылыкны, шул исәптән озын толымнарны кире кайтару иде. Чын татар кызы бар яктан да уңган, булган, кул эшләренә дә оста булырга тиеш. Менә шул осталыкларын күрсәтте дә инде алар ике көн буе барган бәйгедә. Сылулар "Матурлык дөньяны коткарыр" дигән исем астында үзләренең визит карточкаларын җыр-биюгә, кул эшләренә сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук "Гасырлар кайтавазы" дип исемләнгән этап буенча Казан шәһәрендәге архитектура һәйкәлләре турында сорауларга җавап бирделәр, һәм "Хатын-кыз байлыгы - күркәм холык" дип аталган этапта спектакльдән өзекләр күрсәтелде. Бәйгедә утыз биш уку йортыннан катнашучы укучылар иң элек читтән торып, "Үзебезчә, татарча" дигән турда көч сынашып, шулар арасыннан унбише II тур-финал өлешенә уздылар. Алар арасында Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Ильясова Раушания дә бар иде.

Бәйгенең этаплары шактый катлаулы иде. Шулай да кызларыбыз сынатмады. Араларында үтә җор теллеләр, шаян һәм наяннары да, кыю һәм җитезләре, искиткеч тапкырлары да бар иде. Ни дисәк тә кайберләре булачак укытучы да бит әле. Хәер, хәзерге заман укытучысына бу сыйфатлар да кирәктер ара-тирә. Шуңа да карамастан, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан катнашучы III курс укучысы Ильясова Раушания Фердинант кызы алардан бер дә калышмады дисәм, һич ялгышмам. Бәйге нәтиҗәсендә җиңүче итеп, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Морзаханова Миләүшә Марат кызы танылса, икенче урын Раушаниябезгә бирелде. Бәйге тәмамланганнан соң, "Раушания, синдә чын татар кызларының сыйфатлары: тыйнаклык, оялчанлык, әдәплелек чагыла, әфарин, сеңелем", -дип килеп котладылар аны. Без дә бу сылуны бәйгедә күрсәтүебезгә үкенмәдек. Чыннан да, бу кыз бала һәр сорауга уйлап, тыйнак кына җавап бирә. Ул һәр чыгышын "Матурлык дөньяны коткарыр" дигән тема белән бәйли алды. Кул эше, чит кеше чәченә катлаулы прическа ясый алуы, сәхнәдә үз-үзен дөрес тотышы белән жюри членнарын, тамашачыны әсир итә алды.

Жюри бу сылуларны кабат сәхнәгә дәште. Аларның таратылган чәч толымнарына кабаттан бәя бирелде. Раушаниянең толымнары икенче урында иде. Шул ук вакытта Кадрия Идрисова үзенчә соклану белән:

- Чәчләрегезне табигать үләннәре: кычыткан, әрекмән сулары белән генә юарга киңәш итәр идем, тиешенчә тәрбияләсәң генә чәчләр озын толымлы була,- дип ассызыклады. Соңыннан Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар белән бүләкләделәр, төрле номинацияләр билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе ак калфак белән, ә алдынгы урынга чыгучылар кыйммәтле сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев