Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы үткәннәрдә яши

Әтнә кызы үткәннәрдә яши Яшьлегемне искә төшергәндә Йөрәгемдә шатлык кабына. Рәхәт миңа үткәннәрдә яшәү- Күңелемдә барысы онытыла. Яшәп алыйм әле үткәннәрдә Сөйгән ярым белән бергәләп. Их, рәхәт соң үткәннәрдә яшәү- Күңелемдә очкын кабына. Икәү бергә йөрдек болыннарда Чыклы, юеш үләннәрне назлап. Кышы да бик күңелле була иде Син булганда җанны...

Әтнә кызы үткәннәрдә яши

Яшьлегемне искә төшергәндә

Йөрәгемдә шатлык кабына.

Рәхәт миңа үткәннәрдә яшәү-

Күңелемдә барысы онытыла.

Яшәп алыйм әле үткәннәрдә

Сөйгән ярым белән бергәләп.

Их, рәхәт соң үткәннәрдә яшәү-

Күңелемдә очкын кабына.

Икәү бергә йөрдек болыннарда

Чыклы, юеш үләннәрне назлап.

Кышы да бик күңелле була иде

Син булганда җанны иркәләп.

Без йөрмәгән бер җир калмагандыр

Рәхәт иде безгә икәүләп. Хыялландык

"Бергә булырбыз", - дип

Тик аерым булган сукмаклар.

Гомер үтеп китте сине сагынып,

Еллар үткән саен очрамасмы, диеп,

Шул якларга карый идем мин.

Очраштык без гомер көзендә

Йөзләр сулган, чәчләр агарган.

Шулай да мин яратам аны

Нинди генә төстә булса да...

Мәдинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев