Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы туганнарының тату яшәвен тели

ТУГАННАРНЫ САЙЛАП АЛЫП БУЛМЫЙ *************************************** Туганнарны сайлап алып булмый Кабул итми нихәл итәсең... Кыек юлга кереп киткәннәрен Акыл кермәсме, дип көтәсең. Үз башыңны биреп булмый ла ул Бер анадан туган булсак та . Ачу- нәфрәт саклап яшәү авыр Бер кан аккан газиз туганга. Энем,сеңлем,апа,абый,диеп Оялмыйча..назлап дәш әле!!!! Тик бик авыр...

ТУГАННАРНЫ САЙЛАП АЛЫП БУЛМЫЙ
***************************************

Туганнарны сайлап алып булмый
Кабул итми нихәл итәсең...
Кыек юлга кереп киткәннәрен
Акыл кермәсме, дип көтәсең.
Үз башыңны биреп булмый ла ул
Бер анадан туган булсак та .
Ачу- нәфрәт саклап яшәү авыр
Бер кан аккан газиз туганга.
Энем,сеңлем,апа,абый,диеп
Оялмыйча..назлап дәш әле!!!!
Тик бик авыр начар хәбәрләрен
Туганнарның ишетеп яшәве.
Аллаһыдан ни язылган булса
Барын шулай кабул итәбез!
Бик тә тели күңел..туганнарның
Дус,бәхетле булып яшәвен!(Г.Шигапова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев