Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы: "Ул миңа «Килен», димәде

"Әтнә таңы" газетасы кулыма керүгә котлаулар битенә күз салам. Араларында танышларны күрсәм сөенеп куям, бәйрәмнәре котлы булсын берүк. Якыннарының их­лас сүз­ләрен укучы күз­ле­ген­нән кабул итеп соклану хисләре кичерәсең. Үземнең дә кулыма ка­ләм алып язарга утыру­ым, юбилейга теләк юл­лау булса да, уйга кал­дым. Әни турында, аның башка кайнаналарга өлге итәрлек сыйфатларын...

"Әтнә таңы" газетасы кулыма керүгә котлаулар битенә күз салам. Араларында танышларны күрсәм сөенеп куям, бәйрәмнәре котлы булсын берүк.
Якыннарының их­лас сүз­ләрен укучы күз­ле­ген­нән кабул итеп соклану хисләре кичерәсең. Үземнең дә кулыма ка­ләм алып язарга утыру­ым, юбилейга теләк юл­лау булса да, уйга кал­дым. Әни турында, аның башка кайнаналарга өлге итәрлек сыйфатларын да уртаклашсам әйбәтрәк булыр.
Җиләккә бай җәй аенда туган әниебез. Сания Габдрахман кызы Насый­буллина бу көннәрдә 85 яше хөрмәтенә котлаулар гына җыеп утырадыр ди­сәгез, ялгышасыз. Минем сүзләрдә хилафлык юк икә­нен авылдашлары, аны якыннан белүчеләр ях­шы белә. Ягымлы йөзе белән җанны җылытучы, һәрвакыт хәрәкәттә булган әниебез бу яшенә үзе дә ышанмый, без биш баласы - кия­ве, 4 килене, 10 оныгы, 5 оныкчыгы үзенә сиздерми генә бәйрәм тантанасына әзерләнәбез.
Төбәгебезнең иң гүзәл почмагы Мөндеш авы­лына килен булып төш­кән ул. Туган авылы Күшәр белән туганлык җеп­ләрен мәңге өзелмәс­лек итеп бәйләп тә куйган - бердәнбер кызын шул авылга кияүгә биреп, улларына да 2 кызны Күшәрдән сайлаган әниебез, кода-кодагыйлары белән ике авылны да бер итеп яши.
Тормыштагы төрле көтелмәгән вакыйгаларга ачкычны, төгәл җавапны ишетим дисәң, безнең әнигә генә әйт. Гомере буе колхозда эшләп, әтиебез Хәниф белән 5 балага гомер биргән гади авыл хатынында күңел чисталыгы, гыйбрәт алыр­лык вакыйгалар бе­лән аңлатып, җанны тынычландыру сәләте каян килгәндер белмим, әмма без әле дә әни холкындагы бу җәүһәрне чишеп бетерә алмыйбыз, ә бары мәрҗәнләп үз күңелебезгә күчерә барабыз.
Әле дә гаҗәпләнәм, әтиебез арып эштән кайтып керә дә, кухняда кайнашкан әнигә, «Мин сине яратам», - ди. Өйдә балалар бар дип тә тормый. Чөнки алар ясалмалылыкны белми, ничек бар шулай. Кеше күрсен өченгә түгел, булсынга яшәү бу.
Әтинең «Әле ярый син бар, син булмасаң нишләр идем» - дип өстәп куйган сүзләре дә уйлата. Чынлап та, әле ярый ул бар, кемнән өйрәнер идек. Ә өйрәнерлек әйберләр әниебездә байтак: һәр оныгын тигез итеп ярату, 4 киленне бер-беребезгә туганнар кебек беректерүне безнең әни генә булдыра. Чын татар хатын-кызының алыштыргысыз үрнәге ул. Андагы сабырлык, авырлыкны елмаеп кына үткәреп җибәрү һәм кунак каршылый белү сыйфатларын ничек кенә отып каласы...
Күңел йомгагын сүтеп кайбер хатирәләрне сезнең белән дә уртаклашып алыйм әле. Әлеге гаиләгә килен булып төшкәч, әнинең иң беренче сүзе "һәр эшне бергә эшләгез" дигән булды. Аллага шөкер, бу җөмлә - тормыш девизыбыз. Икенче иң истә калганы - автобустан төшкәч, Мәңгәр урамнары, болын аша кайтып кергән өйгә, чәй эчеп алудан соң, килен буларак берәр эшкә тотынсаң, әни туктатып залга чакырып утыртыр иде дә "әйдә ничек яшәп ятасыз, ашарыгызга бармы, акчагыз җитәме" дип әңгәмә куерта иде. Бик аз вакытка гына кайтып, эш арасында гына сүз атышып алу юк бу гаиләдә. Һәр нәрсә киңәшләшеп, әни сүзе белән беркетеп эшләнә.
Бәлки, укучыларда, кайнанаңны бик мактыйсың, менә бергә торсаң, алай димәс идең, дип әйтүчеләр дә булыр. Балалар бәләкәй вакытта ел саен кайтып 2-3 ай тора идек без. Рәхәт итеп, матур яшәдек, кайнана-кайната игелеген Таһир-Зөһрә үскәндә аеруча күп күрдем, рәхмәт яусын аларга. Әлеге ихлас яратуны күңел аша үткәреп, җаннарына җыйган балаларым, хәзер инде үзләре үк аз гына вакытлары булуга "Мөндеш әби"ләренә ашыгалар. Беркем белмәс серләре, сүзләре бар аларның.
Бер җәйне хәтерлим, бик яңгырлы булды. Казаннан 2 пар кунакка кайттык, өй тулы бала-чага. Атна буе яуган яңгыр Мөндешне тәмам утрауда калдырды. Юллары булмаса да шулкадәр матур, яшеллек эчендә утырган авылда үзгә бер гадилек хөкем сөрә, кешеләре дә тыйнак, ярдәмчел, бердәм. Яңгыр коя, без өйдә утырабыз. 2 яшьлек Зөһрәнең тавышына йөгереп чыктык, аны ата каз җилтерәтә. Вакыйгадан барыбыз да телсез калдык. Әти белән әни күз генә карашып алдылар. Менә шулай яңгырлы, караңгы көнне яктыртып әни безгә ул көнне каз бәлеше пешереп ашатты. Җәй уртасында каз суюга бәяне әле генә аңлыйм мин...
Тагын бер вакыйга күңелгә кереп калган. Чираттагы кайтуда тормыш хәл-әхвәлләрен сөйләшкәндә, их бер күлмәк күргән идем, бигрәк кыйбат дип әйтеп куйганмын. Чөнки әнидән яшерен бер генә эшебез дә юк. Әйтелгән дә онытылган. Икенче атнада кызым Зөһрә авылга кайтып килүгә, мине чакырып алды да, "әни, әби менә бу акчаны сиңа бирергә кушты, теге теләгән күлмәген алып кисен диде" дип учыма акча төртте. Оят та, рәхәт тә булып китте. Менә нинди ул безнең әни - минем кайнанам. Эш акчада гына түгел, мантыйк - минем күңелемне күреп, аның миңа мөнәсәбәтендә.
Аннан соң күп киемнәр алышынды, балалар үсте. Әмма әлеге вакыйга гел күңел түрендә җылы йомгак булып тора.
Рәхмәт әни! Һәрберебезне тигез күргәнең, бер йодрыкка бәйли белгәнең өчен. Синең һәр киңәшең, тормыш хикәятең безгә гомер буена маяк булып торсын
Бездә быел бәйрәмнәр елы. Әниебезгә 85 яшь тулуны билгеләп үтүгә ирем белән бергә тормыш коруыбызга 25 ел - көмеш туйга әзерләнәбез. 25 еллык килен стажыма алмашка тагын вазыйфа өстәлергә тора. Улыбыз өйләнергә теләген җиткерде. Димәк, әнидән - бик яхшы кайнана булу эстафетасын кабул итәм мин. Шикләнмәгез, сер бирмәм. Килен (мин) кайнана (Сания әни) туфрагыннан диләр бит.
Шулай булыр дип ышанам.
Язмам ахырында, барыбызны сөендереп яшәүче кадерле әниебезгә саулык, озын гомер иетләп калабыз. Ашыгып, ашкынып Син торган нигезгә кайтканда ак яулыгың япкан килеш, капка төбендә кочак җәеп каршы алуыңны озын-озак еллар күрер­гә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев