Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызын өмет яшәтә

Үткәнемә борылып караганда Бүгенгемә күңлем сөенә! Мең рәхмәтләр әйтәм язмышыма Шөкер итәм һәрбер көнемә! Бәхет баскычларын менгән чакта Аякларым таеп абындым... Мин үпкәләр аша мең сыналдым Сүнеп бетеп,кабат кабындым! Яшәвемнең асылын аңлар өчен Киртәләрне күпме сикердем... Алда көтсен иде киләчәгем Мин бит көчле....сабыр итермен! Гаиләмдәге тынычлыгым өчен Бар булганым...җаным кызганмам!...

Үткәнемә борылып караганда
Бүгенгемә күңлем сөенә!
Мең рәхмәтләр әйтәм язмышыма
Шөкер итәм һәрбер көнемә!
Бәхет баскычларын менгән чакта
Аякларым таеп абындым...
Мин үпкәләр аша мең сыналдым
Сүнеп бетеп,кабат кабындым!
Яшәвемнең асылын аңлар өчен
Киртәләрне күпме сикердем...
Алда көтсен иде киләчәгем
Мин бит көчле....сабыр итермен!
Гаиләмдәге тынычлыгым өчен
Бар булганым...җаным кызганмам!
Дус итмәгән,туган санамаган
Чутласыннар әйдә дошманнан.
Мин бәхетле бүген,шөкер язмышыма
Бар сөекле ярым янымда!
Балаларым сау-сәламәт булса
Ни теләргә инде тагында?!
Булганыма шөкер! берүк Аллам
Күпсенмә син булган бәхетем!
Үткәнемә борылып караганда
Исән булсын берүк Өметем!!!(Г.Шигапова)
Гөлфия Шиһапова исеме шигырь яратучыларга бик яхшы таныш. Шушы көннәрдә ул үзенең туган көне билгеләп үтте. " Әтнә таңы" редакциясе коллективы да Гөлфияне шушы матур бәйрәме белән котлый. Тигезлек, тән һәм җан саулыгы, сәламәтлек сиңа Гөлфия. Иҗат чишмәләрең саенкмасын. Яңа шигырьләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев