Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызына өйлән!

Әтнә кызына өйлән! Изге хатын-оҗмах хуры, Яман хатын -дөнья гүре. (борынгы бабаларыбыз сүзе) Эшләп яшәү һөнәренә, Матур тормыш серләренә Әтнәгә килеп өйрән. Җирдә оҗмах татыйм дисәң, Тәмле ашап ятыйм дисәң,- Әтнә кызына өйлән. Аның кебек матур көлгән, Аккош кеби атлап йөргән, Мамык шәлләргә төренгән, Театрның тәмен белгән, Тукай иҗатында йөзгән,...

Әтнә кызына өйлән!

Изге хатын-оҗмах хуры,

Яман хатын -дөнья гүре. (борынгы бабаларыбыз сүзе)

Эшләп яшәү һөнәренә,

Матур тормыш серләренә

Әтнәгә килеп өйрән.

Җирдә оҗмах татыйм дисәң,

Тәмле ашап ятыйм дисәң,-

Әтнә кызына өйлән.

Аның кебек матур көлгән,

Аккош кеби атлап йөргән,

Мамык шәлләргә төренгән,

Театрның тәмен белгән,

Тукай иҗатында йөзгән,

Күңеле мәрхәмәттән торган,

Игелекле эшләр кылган,-

Әтнә кызы бит.

Дан булсын тирә-якларга,

Утыртып парлы атларга,-

Туйлап ал да кит!

"Мишәр - татар каймагы!"- дип,

Тик җырлап йөрсен мишәр.

Кирәк булса, Әтнә кызы

Мишәрдән аркан ишәр.

Анда-монда эше булмаса,

Ике кулы эшсез тормас,

Мәкерле планнар кормас,

Беркайчан ирен өйрәтмәс,

Ят алдында каршы әйтмәс,

Кайнана гайбәтен чәчмәс -

Әтнә гүзәле.

Яшьрәк булса, зарар түгел,

Күзең төшсә, саклап үстер,-

Бераз түз, яме!

Озын чәчен иңенә салыр,

Ир-ат яшерен карап калыр,

Йөрәкләренә ут төртер,-

Иләс-миләс итеп йөртер.

Париж духиларын сөймәс,

Кершән-акшарларны белмәс,

Юкка-барга янмас, көймәс;

Йөзе кояш һәм ай аның,

Әгәр-мәгәр тапсаң җаен-

Бер күрүдән эрер җаның.

Биек үкчәле туфлиләр

Озын сыйракларга булсын.

Шәһәрләр бер якта торсын,-

Ярәшер, дус, Әтнә кызын.

Тиктомалдан чәчрәп чыкмас,

Хәрәмгә кулларын сузмас,

Башкалар тормышын бозмас,

Хатын аерганга бакмас,

Әби-бабайларны какмас.

Матур итеп җырлар, биер,

Ап-ак күлмәкләрен киер,

Борынын бераз күккә чөер,

Тик чама белән.

Егетләрнең асылын сөяр,

Сөйсә эчтән янар-көяр,

Даны чыкса -чыгар эштә,

Алны-ялны күрер төштә.

Кече атна мунча булыр,

Йомшак түшәккә яткырыр,

Мәрткә китәрсең

Иртәнге җилләр искәндә,

Сызылып таң атып килгәндә,

Оҗмах ишеге төбенә

Килеп җитәрсең.

Ире өчен горурланыр,

Хәләленә тугры калыр,

Галиябану таңга калыр.

Бозыклардан гыйбрәт алыр,

Тормыш йөген сөйрәп барыр.

Башкача була да алмас,-

Юкса, җүнле гаилә калмас!

Чибәрләр дөнья тулган, дип,

Сөйләнсәң күпме сөйлән.

Тик...

Әйтеп тормыйм бөтенесен,

Табышкач үзең күрерсең.

Чын ир булсаң - киңәш сиңа:

Рәхмәтле булырсың миңа,-

Әтнә кызына өйлән.

Җырлыйк Әтнә көйләренә,

Гомерләр үтсен пускай.

Тормышың җитешле булыр,

Никахың күктә укылыр,-

Әтнә кызын ал, дускай! "

Әтнә -гәүһәр, Мәңгәр - җәүһәр,

Иске Кишет - Ыстамбул"

Бабайлар җырын өйрән,

Әтнә кызына өйлән!

Илгиз КАДЫЙРОВ,

Казан-Әтнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев