Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызыннан кем туйсын...

Мин - сәерләр исәбендә - Якты эзлим төннән. Акыл миңа кермәс инде - Туймадыңмы миннән?! Тузга язмас исәрлекне Һаман көтәм синнән. Мәңге тынмас давылың мин, Туймадыңмы миннән?! Кул селтик тә дөньясына, Чыгып качыйк илдән! Баш бәлаңә әверелдем - Туймадыңмы миннән?! Таң алдыннан күргән төшең Татлыракмы өннән? Уяндым да, сорап куйдым:...

Мин - сәерләр исәбендә -
Якты эзлим төннән.
Акыл миңа кермәс инде -
Туймадыңмы миннән?!

Тузга язмас исәрлекне
Һаман көтәм синнән.
Мәңге тынмас давылың мин,
Туймадыңмы миннән?!

Кул селтик тә дөньясына,
Чыгып качыйк илдән!
Баш бәлаңә әверелдем -
Туймадыңмы миннән?!

Таң алдыннан күргән төшең
Татлыракмы өннән?
Уяндым да, сорап куйдым:
Туймадыңмы миннән?!
19.07.2016.
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев