Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә әлегә азат!

Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга Мари Эль, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән бозаулар, тайлар алып кайтып сата башладылар. Моның уңай, тискәре яклары турында районның мал табибы-эпизотологы Салих Шаһиевтән сораштык. - Читтән алып кайткан терлекне сатып алырга тырышмагыз диюләрен еш ишетәбез. Нәрсәсе белән хәтәр соң бу? - Шул терлекләр белән районга Себер язвасы,...

Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга Мари Эль, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән бозаулар, тайлар алып кайтып сата башладылар. Моның уңай, тискәре яклары турында районның мал табибы-эпизотологы Салих Шаһиевтән сораштык.

- Читтән алып кайткан терлекне сатып алырга тырышмагыз диюләрен еш ишетәбез. Нәрсәсе белән хәтәр соң бу?

- Шул терлекләр белән районга Себер язвасы, туберкулез, бруцеллез һәм лейкоз авырулары да кайтуы ихтимал. Безнең районда һәрдаим Себер язвасына каршы вакцинация үткәрелә, сыерлар лейкозга, бруцеллезга һәм туберкулезга тикшерелә. Ә читтән кайткан терлекләргә бу профилактик чаралар уздырылмаска да мөмкин. Ә бу чирләр терлектән кешегә дә йога.

- Димәк, читтән кайткан терлекнең берәр төрле белешмәсе булырга тиеш?

- Һәр читтән китерелгән терлек партиясенең "Ветеринарное свидетельство"сы булу шарт. Әгәр дә шәхси хуҗалык читтән кайткан терлекне сатып ала икән, бу хакта кичекмәстән Әтнә ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә тиеш. Участок мал табиблары мондый терлекләргә карата ветеририк чаралар күрәчәкләр, лейкозга, туберкулезга тикшерәчәкләр.

- Авыру терлекләр читтән күп кайтамы?

- Бозауларда еш очрый. Аларда күбесенчә, "Стригущий лишай" авыруы ачыклана. Ә үзебезнең күмәк хуҗалыклардан алган бозауларда бу чиргә каршы профилактик вакцинация үткәрелә. Гомумән, терлекне сатып алганчы башта ныклап уйлагыз! Бу терлек белән бергә безгә билгеле булмаган чирләр дә ияреп кайтырга мөмкин, үлем очраклары да бар.

- Районда бу авырулар белән бәйле хәлне ничек бәяләр идегез?

- Бары бер җөмлә белән: башка районнардан аермалы буларак, без бу йогышлы авырулардан азат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев