Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Ленин”ы озакка сузмас

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - урып-җыясы барлык, өченче - 11 августка урып-җыйган мәйданнар (гектарларда) Дусым 1781 684 Күңгәр 994 469 Күшәр 1012 382 Ленин 3003 1096 Мәңгәр 1796 357 Таң 2672 1220 Ташчишмә 963 557 Шахтер 2799 1174 Уңыш 1950 762 Тукай 3270 1379 Район буенча 20240 8080 Авыл...

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - урып-җыясы барлык, өченче - 11 августка урып-җыйган мәйданнар (гектарларда)

Дусым 1781 684

Күңгәр 994 469

Күшәр 1012 382

Ленин 3003 1096

Мәңгәр 1796 357

Таң 2672 1220

Ташчишмә 963 557

Шахтер 2799 1174

Уңыш 1950 762

Тукай 3270 1379

Район буенча 20240 8080

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районның 40 процентка якын мәйданнарында урак төгәлләнде. Сугып алынган игеннең күләме 20200 тонна тәшкил итә. Әлегә һәр гектардан уртача уңыш 25 центнер.

Бу өлкәдә уңышлы эшләүчеләрнең берсе - Ленин хуҗалыгы.Монда ашлыкны барысы 8 комбайн суга. Комбайнчылар бар да тырыш: Айдар Сабирҗанов, Илфат Гыймадиев, Рәмис Галләмов, Инсаф Нигъмәтуллин, Фирдинат Сабирҗанов, Влад Петкевич, Борис Уткин һәм Таһир Сафин эштә сыналган егетләр. Соңгысы белән комбайннардан тыш, янгын сүндерү машинасы һәм "КамАЗ"лар - барысы 15 техника мәш килгән көзге бодай басуында очрашып, кыскача әңгәмә кордык. Шөкер, комбайнының штурвалы артына инде 13нче ел эшләүче комбайнчы ярдәмчесе - улы Азат утырды.

- Комбайнда 26нчы ел эшлим... шулай да уракны ел да көтеп алам, - ди Таһир Сафин. Шунда ук:

- Исән-сау эшләп, ахырын күреп куанырга язсын, - дип өсти.

Шулай диюенең сәбәбе бар икән - комбайнда эшли башлаган чор авырлыкларын, 1997 елда өзлексез койган яңгырлар аркасында урып-җыю соңга калуны искә алды ул. Ә быел 5000 центнер тирәсе ашлык суктырып алган инде.

Шунысы куанычлы, "Ленин"да эш яхшы оештырылган. Бу көйдән урак озакка сузылмас дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев