Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлеше һаман арта

11 гыйнварга Татарстан буенча 2976,2 тонна тулаем сөт савылды. Узган елгыдан - 160, ай башыннан - 2,8 һәм алдагы көннән 3,8 тоннага артык. Биредә Әтнә өлеше сизелерлек күп һәм ул һаман арта бара. Монысы район җитәкчелегенең бу юнәлештә уңышлы эшләве белән бәйле. Әледән-әле тәрбия шартлары, терлек азыгы, торактагы микроклимат белән...

11 гыйнварга Татарстан буенча 2976,2 тонна тулаем сөт савылды. Узган елгыдан - 160, ай башыннан - 2,8 һәм алдагы көннән 3,8 тоннага артык.

Биредә Әтнә өлеше сизелерлек күп һәм ул һаман арта бара. Монысы район җитәкчелегенең бу юнәлештә уңышлы эшләве белән бәйле. Әледән-әле тәрбия шартлары, терлек азыгы, торактагы микроклимат белән бәйле район семинарлары уздырыла. Шул ук көнне районыбыз 142 тонна тулай савым алуга иреште. Бу республикада сауган сөтнең 5 процентына якын. Узган елгыдан 23 тоннага артык! Ай башына карата +2 тонна тәшкил итә, алдагы көннән дә ярты тоннага күп! Бу көнне бер баш сыердан уртача 21,1 килограмм сөт савып алынды. Ул райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең һәр гектарына 2,65 килограмм тәшкил итте. Кыскасы, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт саву рейтингында хаклы рәвештә беренче урында бара.

Бездән соң урнашкан Саба районы 127,4 тонна тулай савым алуга ирешкән. Алар да сөт савуны арттыра баралар. Бер баш сыердан уртача 18,2 килограмм сөт савып алдылар. Биредә авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына 2,01 килограмм сөт саудылар. Мамадышта бер сыердан уртача 17,2 килограмм сөт савып алдылар. Тулай савым 140,2 тонна, кызганыч узган елгы күрсәткечтән кимрәк. Ут күршеләребез Балтач, Кукмара районнары аннан соңгы урыннарны били. Тулай савымнары 160 тоннадан артык булса да,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев