Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлкәннәре 18 гә төшкән

Югары Сәрдә авылы район үзәгеннән читтә булгач, утрауда, юлсыз килеш яшәп яталардыр инде, дип безнең өчен борчылучылар да бардыр. Юлыыбыз да, кибетебез дә, клубыбыз да бар һәм без авыл белән гөр киләбез. Мәдәният йорты директоры итеп Хәйруллина Раиләне билгеләгән көннән бирле, беребез дә тик тормый. Бу чын мәгънәсендә шулай. Үзе...

Югары Сәрдә авылы район үзәгеннән читтә булгач, утрауда, юлсыз килеш яшәп яталардыр инде, дип безнең өчен борчылучылар да бардыр. Юлыыбыз да, кибетебез дә, клубыбыз да бар һәм без авыл белән гөр киләбез. Мәдәният йорты директоры итеп Хәйруллина Раиләне билгеләгән көннән бирле, беребез дә тик тормый. Бу чын мәгънәсендә шулай. Үзе ачык, йөзе көлә, сөйләшә белә, безнең кебек өлкән олы яшьтәгеләрне дә 18 яшькә төшереп бетерде. Хәзер кем генә сораса да " Мин 18дә " дип кенә җибәрәм, ә сораучылар булгалый.Чөнки мине дә җырлаталар, матур сүзне таба беләләр. Клубтан кайтып кергән юк. Бер дигән итеп яңа ел кичәләрен үткәреп җибәрдек. Еллар гына имимн булсын, аннан соң "Авыл көннәре" бәйгесенә әзерләнә башладык.Авыл җирлеге башлыгы Рәшиткә дә, хатыны укытучы Гөлнурга да, кибетче Чулпанга да, китапханәче Рәйханәгә дә эш җитә. Киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Берсеннән-берсе оста. Элек тә җырлаганым бар иде, тик авыл клубы сәхнәсендә генә. Ә Раилә "гастроль"гә алып йөри. Комыргуҗа мәдәният йортына төшеп тә чыгыш ясадык. Көеккә дә бардык. Чыгыш ясаучысын да, караучысын да автобус белән йөртәләр. Рәхмәт хуҗаларыбызга, безнең белән алар да унсигезгә төштеләр. Әллә алар кешелекле, әллә үзебез бик әйбәт. Бер генә бәйрәмнән дә бүләксез калганыбыз юк. Быел да Яңа елда авылыбыз белән бүләк ашадык. Менә шулай яшибез. Әле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнәбез. Сынатмаска исәп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев