Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлкәннәре дә гаиләле булырмы

Татарстанда яңа елдан хезмәткә яраклы ( ир - атлар 60, хатын- кызлар 55 яшьтән өлкәнрәк) олыларны тәрбиягә алучы гаиләләр булдыру буенча пилот проекты эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан дәүләт порталында махсус карар урнаштырылган. Әлеге проект тулысынча яки өлешчә үзен карап йөртә алмаган өлкәннәр өчен эшләячәк. Мондый гаиләгә айлык түләү дә...

Татарстанда яңа елдан хезмәткә яраклы ( ир - атлар 60, хатын- кызлар 55 яшьтән өлкәнрәк) олыларны тәрбиягә алучы гаиләләр булдыру буенча пилот проекты эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан дәүләт порталында махсус карар урнаштырылган. Әлеге проект тулысынча яки өлешчә үзен карап йөртә алмаган өлкәннәр өчен эшләячәк.

Мондый гаиләгә айлык түләү дә каралган. 3 группа инвалидны караган өчен бу сумма 4 мең, 2 группа өчен - 6 һәм 1 группа инвалидны караган өчен 8 мең күләмендә акча биреләчәк.

Опекун өчен мәҗбүри булып хезмәткә яраклы яшьтә булу, җинаять җаваплылыгына тартылган булмау, торак проблемаларыннан азат булу, җитди авырулары булмау һәм опекага алынучы белән туганлык мөнәсәбәтләрендә булмау тора.Мондый гаиләләрне социаль хезмәткәрләр сайлап алачак һәм һәрвакыт күз уңында тотачак. Ел эчендә 30лап өлкән яшьтәге кешене яңа гаиләле итәргә уйлыйлар.Бу хакта хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итә. Закон 1 гыйнвардан үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев