Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлкәннәре колагына

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәрвакытта да бәлагә тарыганнарга ярдәмгә килә. Әмма хокук бозуларга каршы көрәштә иң яхшысы - Сезнең хокукый яктан белемле һәм уяу булуыгыз. Елдан ел мошенниклар акча юнәтүнең төрле юлларын эзләп табып кына торалар. Шуңа да түбәндәге күрсәтмәләрне исегездә тотыгыз: - Әгәр көтелмәгән отыш турында SMS хәбәр алсагыз,...

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәрвакытта да бәлагә тарыганнарга ярдәмгә килә. Әмма хокук бозуларга каршы көрәштә иң яхшысы - Сезнең хокукый яктан белемле һәм уяу булуыгыз.

Елдан ел мошенниклар акча юнәтүнең төрле юлларын эзләп табып кына торалар. Шуңа да түбәндәге күрсәтмәләрне исегездә тотыгыз:

- Әгәр көтелмәгән отыш турында SMS хәбәр алсагыз, уйлап бетерегез. Рәсми призлар уйнату сездән акча сорау бәрәбәренә башкарылырга тиеш түгел. Акчаларыгыздан колак кагырга ашыкмагыз.

- Әгәр сезгә таныш түгел номердан шалтыратып, якыннарыгызның фаҗигагә юлыгуы турында хәбәр итсәләр, һәм зур суммада акча кирәклегенә басым ясасалар, югалып калмагыз. Бу схема буенча бары мошенниклар эшли. Якыннарыгызга шалтыратып, мәгълүматны тикшерегез.

- Өегезгә социаль хезмәткәрләр килсә, ишекне ачканчы, аларның оешмасына шалтыратып, сораштырыгыз. Чын социалҗ хезмәткәрләр сезне аңлар, ә менә мошенниклар дулкынлана башлар.

- Шулай ук өегезгә төрле дарулар, азык өстәмәләре яки бүтән нәрсә сатучылар килсә, җбелеп торыгыз, чын даруларны өйдән - өйгә йөреп сатмыйлар. Аларны бары кибеттә генә сатып алырга мөмкин. Ә кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Исегездә тотыгыз! Сез һәм сезнең туганнарыгыз мошенниклар капкынына эләксә, яки сезнең хокуларыгызны бозуны күздә тоткан хәрәкәтләрдә шикләнсәгез, кичекмәстән Эчке эшләр бүлегенә - 02 яки 2- 15- 75 телефоннарына шалтыратыгыз. Сезгә ярдәм итәчәкләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев