Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлкәннәрне зурлады

Районыбызда "Өлкәннәр көне"н зурлап билгеләп үтәләр бүген, ункөнлек декаданың беренче көне суык җилле, яңгырлы көнгә туры килде. "Алтын көзнең бер көне җитмәде өлкәннәргә, бәйрәмгә бара алырлармы икән", дип без уфтанганда, алар берни булмагандай ( чынлап та берни булмаган бит) иртәдән дәүләт драма театры бинасына ашыктылар. Ә анда аларны бәйрәм табыны...

Районыбызда "Өлкәннәр көне"н зурлап билгеләп үтәләр бүген, ункөнлек декаданың беренче көне суык җилле, яңгырлы көнгә туры килде. "Алтын көзнең бер көне җитмәде өлкәннәргә, бәйрәмгә бара алырлармы икән", дип без уфтанганда, алар берни булмагандай ( чынлап та берни булмаган бит) иртәдән дәүләт драма театры бинасына ашыктылар.

Ә анда аларны бәйрәм табыны һәм берсеннән-берсе чибәр, мөлаем кызлар, "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасы, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре каршы алды. Район җитәкчелеге матди ярдәме белән оештырылган, "Изгелек" кызлары әзерләгән тәм-томнар тулы табыннар артында сөйләшеп туя алмаган апа-абыйлар, әби-бабайлар соклану хисләре уятты. Юк, аларны дөнья мәшәкате, кул белән казып алган гектарлаган бәрәңге, чөгендерләр дә... бөгә алмаган, күңелләре югары, рухлары нык әле, хәтерләренә күз тимәсен. "Шул елны..." - күп сөйләшү әнә шулай башланып, "Узган ел менә болайрак иде", дип дәвам итте. Игътибарлы, ихтирамлылар... араларында булмаучыларны да барлап өлгерделәр.

Аралашып күңелләре күтәрелгән өлкәннәрне тамаша залына чакырдылар, ә анда алар өчен зур, "Гомерләр чылбыры"дип исемләнгән концерт программасы әзерләнгән. Сәхнәдә "Балкыш" фестивале лауреатлары, үзебезнең ветеран һәвәскәрләр, "Алчәчәк" бию коллективы, Гөлүзә Сираҗиева, Руслан Галимуллин, Зөлфәт Фәхретдинов... Һәркайсын алкышлап, соңгыларын "Һай, рәхмәт", дип сокланып, яратып каршы алдылар. Бар бездә сәләтләр, талантлар, Ходай биргән тавышлылар, үз сәләтләре белән үзләрен дә, районны да күтәрә белүчеләр - тыңлап туеп булмый, ә моң! Берсен әйтеп икенчесен калдырасым килми, күңел ул көнне бер ярдан бер ярга ташыды, ярсыды, куллар күзгә үрелде, җан ял итте. "Үзәккә үтә бу Равил", "Каз тәннәре чыга", "Күз тимәсен", "Өздерә бит"...- әнә шулай тыңладылар тамашачылар сәхнәгә чыгучы апа-абыйларны. Өлкән буынга алмашка килүче җырчы егет-кызларыбыз да җитәрлек. Менә шуларны бергә туплап, Әтнә йолдызларын республика сәхнәсенә дә чыгарасы килә!

Район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов әйткәнчә, "Ярый әле менә шундый бәйрәмнәр бар. Дөнья мәшәкате белән онытылып та китәбез... тик сез безгә, яшь буынга кирәк әле, оныклар тәрбиялисез, безгә киңәшләрегез, эшегез белән булышасыз, без сезнең догаларыгызга да мохтаҗ..." , дип рәхмәт әйтеп, район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтовның теләгенә кушылып, "Картаймыйк әле, сездә күпме дәрт-дәрман", яшь буынны сөенә белеп картаерга да өйрәтәсегез бар диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев