Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә машина йөртүчеләре штрафтан риза түгел

Алай куйсан да штраф... "Әтнә үзәгендәге "Магнит" кибетенә барган идек. "Машинагызны дөрес куймагансыз",- дип ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф сугып киттеләр. Безгә генә түгел, берничә машинага. Штраф бәясе дә аз түгел - ике мең. Машиналар ничек куелырга тиеш соң, шул турыда аңлатма бирә алмассыз микән,"- дип шалтыратты безгә газета укучыбыз Галия. Әлеге...

Алай куйсан да штраф...

"Әтнә үзәгендәге "Магнит" кибетенә барган идек. "Машинагызны дөрес куймагансыз",- дип ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф сугып киттеләр. Безгә генә түгел, берничә машинага. Штраф бәясе дә аз түгел - ике мең. Машиналар ничек куелырга тиеш соң, шул турыда аңлатма бирә алмассыз микән,"- дип шалтыратты безгә газета укучыбыз Галия.

Әлеге сорау белән район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Фәнил Муллагалиевка мөрәҗәгать иттек.

  • Машиналарны кибет каршында ничек туры килсә, шулай калдырып китү административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.2 маддәсе буенча катгый тыела. Бу дөрес тә, чөнки юлдан узып китүче машиаларга урын тарая, җитмәсә ике машина бер- берсенә юл да бирә алмый. Бу урында туктаган машиналарны бары бордюрга паралель рәвештә кую гына рөхсәт ителә. Урын җитмәгән очракта машинаны администрация каршына куярга мөмкин, андагы знак алынды. Шулай ук машина йөртүчеләр өчен тагын бер яңалык. Тиздән район үзәге аша үтүче юлларга ясалма каршылыклар куелачак. Тизлек яратучылар моны игътибарга алсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев