Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә машинасын бәрдерүче тоткарланган

Чара тәмам, чара дәвам итә Юлларда узучы "Пешеходный переход" профилактик чарасы тәмамланды. Әмма бу әле юлларга игъ тибар кими дигән сүз түгел. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев әйтүенчә, юлларда җәяүлеләр белән бәйле профилактик чаралар даими рәвештә алып барыла. Билгеле инде, иң беренче чиратта балалар куркынычсызлыгына зур игъ...

Чара тәмам, чара дәвам итә

Юлларда узучы "Пешеходный переход" профилактик чарасы тәмамланды. Әмма бу әле юлларга игъ тибар кими дигән сүз түгел.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев әйтүенчә, юлларда җәяүлеләр белән бәйле профилактик чаралар даими рәвештә алып барыла. Билгеле инде, иң беренче чиратта балалар куркынычсызлыгына зур игъ тибар бирелә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу - булмавы да ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңында. Шуның буенча мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар дәвам итә. "Пешеходный переход" операциясенә килгәндә, аның барышында 24 балигъ булмаган укучыга "Стоп! Твоя жизнь в опасности!" карточкасы тутырылып, мәктәпләргә җибәрелгән. Барысы 12 кеше административ җаваплылыкка тартылган - аларның 4 се җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчегә, тагын 8е - җәяүлеләрнең үзләренә. Әтнәнең йөртергә өйрәтүче "учебный" машинасын бәреп китүләрен ишеткәнсездер. Кара төстәге " Лада - Приора" аны бәрдергәннән соң, качып киткән иде. ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эше нәтиҗәсендә, әлеге машина хуҗасы табылган. Күрше районнан кергән әрсез кунак административ җаваплылыкка тартылган - ул бер ел буе машина руле артына утыра алмаячак. Бу уңайдан, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев вак юл һаләкәтенә очраган һәм үзара килешүгә килгән очракта, ЮХИДИ хезмәткәрләрен көтеп тормыйча, схема сызып, ЮХИДИ бүлегенә үзегезгә килергә кирәклеген кабат искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев