Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәчетендә дә шулай булачак

Республикабызның барлык мәчетләре каршында оештырылган курсларда бер әсбап буенча укытачаклар. Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә "Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү буенча программа" өчен бердәм уку әсбабын булдыруга кагылышлы җыелыш та үткәрелгән. Сүз көз көне республиканың барлык мәчетләрендә башланачак курслар турында. Ел саен анда...

Республикабызның барлык мәчетләре каршында оештырылган курсларда бер әсбап буенча укытачаклар.

Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә "Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү буенча программа" өчен бердәм уку әсбабын булдыруга кагылышлы җыелыш та үткәрелгән. Сүз көз көне республиканың барлык мәчетләрендә башланачак курслар турында.

Ел саен анда 20 меңләп кеше башлангыч ислам гыйлемен ала, аларга 1500ләп мөгаллим белем бирә. Дини тәрбия бирүне камилләштерү максатыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан "Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү программасы" расланды. Хәзерге вакытта курслар өчен бердәм уку әсбабын әзерләү эшләре алып барыла, дип ачыклык кертә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/60518-barlyik-m%D3%99chetl%D3%99r-karshyinda-da-ukyitu-ber-t%D3%A9rle-bulachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев